МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Физика һәм информатика укытучылары семинары 13.12.2017

Бүген бездә физика һәм информатика укытучыларының районкүләм семинары.Мәктәбебезнең физика һәм информатика укытучысы Зиганшин Алмаз Равиль улы 8 сыйныфта физика фәненнән ачык дәрес һәм "Час кода " дигән ачык чара күрсәтте.
-
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне! 12.12.2017
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.Мәктәбебездә шул уңайдан класс сәгатьләре үткәрелде. -
"Әдәби марафон" җиңүчеләре. 11.12.2017

Сабирова Ильвина һәм Гобәева Миләүшә Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы һәм Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы җитәкчелегендә Республика олимпиада үзәге оештырган "Әдәби марафон"олимпиадасында катнашып җиңү яуладылар.Алга таба да аларга уңышлар телибез.
-
Ватан геройлары көне. 09.12.2017

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.Шул уңайдан мәктәбебездә "Батырлык дәресләре"үздырылды,һәйкәлгә веноклар салынды.
-
WORLDSKILLS KAZAN 2019 06.12.2017

В августе 2019 года впервые в истории нашей страны пройдет мировой чемпионат по профессиональному мастерству по стандартам «Ворлдскиллс» в г.Казани. В целях популяризации и продвижения Чемпионата среди Интернет-аудитории запущен официальный сайт, размещенный по адресу https://worldskillskazan2019.com/.
-
"Яшь гражданнар форумы" 05.12.2017

Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру – яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Шул уңайдан район мәдәният йортында районның “Балалар оешмалары советлары” (СДО) вәкилләре катнашында “Яшь гражданнар Форумы” узды. Яшь гражданнар форумы дәвамында катнашучыларга түгәрәк өстәлләр, тренинглар оештырылды.Әлеге форумда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Балалар форумда үз эшчәнлеген 10 төп секция буенча алып барды. Алар мәдәният, яшьләрнең иҗади үсеше; сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты; эшмәкәрлек; массакүләм мәгълүмат чаралары; экология; патриотик тәрбия; балаларны, яшьләрне хокукый яктан яклау; социаль яклау, волонтерлык; белем бирү, фән; балалар хәрәкәтен үстерүгә багышланды.
-
Йөзү ярышлары 04.12.2017

2 нче декабрь көнне укучылар арасында район күләмендә суда йөзү ярышлары узды. Шушы ярышта мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Гермашина М. 3 урын яулады. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
"Иң тату сыйныф серләре"конкурсы 29.11.2017
Бүген Ульянково мәдәният йортында ата-аналар комитетлары катнашы белән «Тату сыйныф серләре “ дигән Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Катнашучы командалар “Безнең тату сыйныф” дип исемләнгән презентацияләр, “Гаилә һәм мәктәп: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дигән темага видеоролик күрсәттеләр. Шулай ук “Тату сыйныф серләре” дип аталган күргәзмә дә оештырылды.Әлеге конкурс ата-аналар комитетлары белән мәктәп арасындагы үзара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлгән. Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты 2 урын алды! Молодцы! Котлыйбыз -
Әниләр бәйрәме! 28.11.2017

Бүген мәктәбебездә Әниләр бәйрәме узды. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары алып бардылар.Бәйрәм татар халык уеннары белән үрелеп барды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә бик күп әниләр, дәү әниләр килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Гаилә белән күңелле ял! 26.11.2017

5 сыйныф укучылары әти-әниләре белән "Салават күпере" бассейнында күңелле ял иттеләр.Ата-аналар комитеты балаларына суда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж да үткәрде, төрле уеннар да уйнадылар.Мондый яллар барысының да күңелләренә хуш килде.












