МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Автомобиль модельләре бәйгесе 25.11.2017

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә район мәктәпләренең авто-модельләштерү түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында бәйге үтте. Шушы бәйгедә мәктәбебезнең 5 сыйныф укучылары да катнашты. Аларга киләчәктә уңышлар телибез.
-
Хорошие результаты на Региональной научно-практической конференции 22.11.2017

Поздравляем учителя русского языка и литературы и ученика 8 класса Шарафиеву Адилю на очном туре за 3 место в региональном научно-практической конференции студентов и школьников, посвященной Дню славянской письменности и культуры "Русский язык и славянский мир".Молодцы!Так держать!
-
Файдалы әңгәмә. 20.11.2017

20 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән авыл китапханәчесе Әхмәтова Миләүшә "Наркоманиягә юк дибез!"дигән әңгәмә үткәрде Укучыларга наркотикларның зарары турында мәгълүматлар бирде,балаларның фикерләрен тыңлады.Очрашу,яңа китаплар белән танышу күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.
-
"Ата-аналар интернет-җыелышы" 17.11.2017

Республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә ашырыла. Бу - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.Проектның темасы укучыларның уку процессына адаптациясе, балалар белән ата-аналар арасында кризислы вазгыятьләрне көйләү, виртуаль киңлектә балаларның тәртибе, үсмерләрнең һөнәр сайлавы мәсьәләләре һәм ата-аналар өчен кызыклы башка темаларны үз эченә ала.Трансляция вакытында алдан җибәрелгән сорауларга җаваплар һәм белгечләрдән квалификацияле киңәшләр алырга мөмкин булачак.Сораулар roditelirt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Ата-аналар интернет-җыелышының беренче утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Асия Тимирясова алып барачак.Җыелышның онлайн-трансляциясе В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында (https://ieml.ru/) алып барылачак. Республика ата-аналар интернет-җыелышы кысаларында 17 ноябрьдә 12.00-13.30 сәгатьләрдә экспертлар белән ата-аналар очрашуы узачак.
-
Халыкара толерантлылык көне. 16.11.2017
16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше-ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә.Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле,кешелекле,шәфкатьле булу.Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.Халыкара толерантлылык көне уңаеннан һәр сыйныфта класс сәгатьләре уздырылды.Укучыларга кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуы, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә кирәклеге аңлатылды. -
Юбиляр хөрмәтенә бәйрәм. 15.11.2017

Бүген, хезмәттәшебез, коллегабыз, яраткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алсу Зөлфәкарь кызын гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее белән котладык.Укучылар һәм укытучылар тарафыннан матур бәйрәм концерты оештырылды.
-
Инглиз теленнән диагностик тестлаштыру 14.11.2017

Бүген инглиз теленнән 4, 6, 8 нче сыйныфларда инглиз теленнән региональ белем сыйфаты системасын үстерүне бәяләү максатыннан диагностик тест үткәрелде.
-
Юбилеең белән,Алсу Зульфикаровна! 10.11.2017

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы узенең 50 яшьлек юбилеен каршылады.Хөрмәтле коллегабызны котларга Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәтовна килде. Ул район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.Без дә коллегабызны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез.Саулык-сәламәтлек,тынычлык,эшендә тагын зур уңышларга ирешүен телибез.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез. -
JuniorSkills-2017 07.11.2017

4 ноября на базе IT-лицея прошел отборочный турнир регионального этапа соревнований Junior Skills. Проходили соревнования по компетенции «Сетевое и системное администрирование» в категории 14+. Из нашей школы в соревнованиях принимали участие обучающиеся 8 класса Тимургалиев Наиль и Валеев Роберт. Желаем им успехов!
-
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2017

Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме биш ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.
Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.












