МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
ЮНАРМИЯгә кабул итү тантанасы 22.02.2018

Мәктәбебезнең 5 сыйныфыннан 6 укучы ЮНАРМИЯ сафларына кабул ителделәр.Юнармиячеләр ант кабул иттеләр, мәктәп һәм район йөзенә тап төшермәскә вәгъдә бирделәр. Аларга өлкәннәр теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Соңыннан укучылар юнармиячеләр гимнын башкардылар.
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2018

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Шул уңайдан мәктәбебездә бәйрәм кичәсе уздырылды.Бәйрәм Габдулла Тукайның мультфильмы белән башланды һәм "Туган тел"җыры белән тәмамланды.Укучылар бу кичәдә шигырьәр дә сөйләделәр, ярыштылар да,белемнәрен дә сынадылар.
-
Фәнни -гамәли конференция 17.02.2018

16 февральдә 8-9 сыйныф укучылары "Россия патриотларын үстерәбез"исемле 1 республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнаштылар.Укучыларның бер төркеме кадет мәктәпләре укучылары белән хәрби биремнәр буенча көч сынашты,ә Шәрәфиева Адилә "Хәтерләүдән курыкма син,үткәннәрне онытма син" исемле эзләнү-тикшеренү эшен тәкъдим итте.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 15.02.2018

16 февраля состоится Республиканское родительское интернет-собрание. В этот раз эксперты соберутся для того, чтобы разобраться в вопросе школьных конфликтов. Тема февральского интернет-собрания «Стресс у ребенка: как распознать и чем помочь». Собрание проведет заместитель министра образования и науки Татарстана Лариса Сулима.Республиканское интернет-собрание назначено на 12.00. Онлайн-трансляцию можно посмотреть на сайте КИУ.РФ, все интересующие вопросы можно задать через электронный адрес: roditelirt@mail.ru.
-
Инглиз теле атналыгы 14.02.2018

Мәктәбебездә Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы тарафыннан инглиз теле атналыгы уздырылды. Укучылар төрле уеннарда үз белемнәрен сынадылар.җырлар тыңладылар,мультфильмнар карадылар,төрле ярышларда катнаштылар.Атналык бик эшлекле,мавыктыргыз узды.
-
"Россиянең чаңгы юллары - 2018!" 12.02.2018

Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә мәктәбебездә,җирле үзидарә белән берлектә массакүләм чара уздырылды.Әлеге чарада укытучылар һәм укучылар,әти-әниләр дә актив катнаштылар.Ярышлардан соң саф һавда кайнар коймак белән чәй эчү дә оештырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.02.2018

Бүген мәктәбебездә "Балалар куркынычсызлыгы- безнең гомуми эш" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышка Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Байбиков Руслан Рәшит улы да чакырылган иде.Ул үзенең чыгышында соңгы вакытларда Рәсәй шәһәрләрендә укучылар белән булган фаҗигаләргә тукталды.Әлеге куркыныч хәлләрне кисәтү һәм булдырмауда ата-аналарның һәм мәктәпнең роле, балаларда һәм яшүсмерләрдә депрессия күренешләрен иртәрәк ачыклау, ата-аналар һәм балалар арасындагы конфликтларны чишү, интернетта балалар иминлеген тәэмин итүдә гаиләнең контрольлек итүе, психологик яктан сәламәт шәхес формалаштыруда гаиләнең роле бик зур булуы ассызыкланды.
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе!"конкурсы 07.02.2018

Бүген Кошман төп гомуми белем мәктәбендә "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе"конкурсы булып узды.Безнең мәктәптән 8-9 сыйныф җитәкчесе Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы бу конкурста катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Конкурс, конкурс!!! 04.02.2018

"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабы Мөрәле төп мәктәбендә уткәрелде. Конкурста 9 өстәмә белем бирү педагогы, 3 педагог оештыручы көч сынашты.
-
Өстәмә белем бирү педагоглары ярыша 02.02.2018

"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәбебезнең өстәмә белем бирү педагогы Зиганшин Алмаз Равил улы канташты. Ул укучылар өчен "Яшь администраторлар" түгәрәге алып бара.












