Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Көз бәйрәме. 13.10.2022

Бакчабызда җырлы-биюле көз бәйрәме булып үтте.Максатыбыз:балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр,көзге уңыш турында мәгьлүмат бирү яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту, балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау,бию теләген уяту.
-
Без әкиятләр яратабыз. 11.10.2022

Балаларның сөйләм телен шомартуда театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә,баей. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка ашыра. Аларның сөйләм теле үсә,дикцияләре, интонация белән уйнарга өйрәнәләр.
-
Рәсем эшчәнлеге. 03.10.2022

Рәсем сәнгате балаларга төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирә.Балаларны үзенә тарта, аларны сөендерә, төрле кызыклы эшләр эшләргә өйрәтә.Рәсем ясарга өйрәнү ул әле карандаш белән кәгазь битен чуарлау гына түгел, моның өчен уйлап чыгарырга, хыялланырга, күзәтә һәм күрә белергә дә кирәк.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2022

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә,без өлкәннәр көнен билгеләп утәбез.Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр белән искә алабыз.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! -
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгылье
30.09.2022
МАКСАТ. Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту.
Тәрбияченең бурычлары: геометрик фигура – түгәрәк турындагы күзаллауны ныгыту; предметларны төсләр буенча классифицияләү белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту. Балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.
-
Иртәнге зарядка 28.09.2022

Баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырабыз. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.
-
Табигать - туган йортыбыз. 22.09.2022

Табигатькә карата сак караш ,матурлыкны күрә белү балаларда миһербанлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияли.Шундый сыйфатларга ия булган бала гына туган ягын ярата һәм аңа чын хуҗаларча карый беләчәк. Без бүген шул максаттан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалар белән табигатьнең бай булуын күзәттек. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.
-
Без җырларга яратабыз. 15.09.2022

Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме
Җидесен дә яттан бел.
Дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе,җомга,шимбә ,якшәмбе.
Бүген без җыр шөгылендә , Голшат Зәйнашева сүзләренә, Екатерина Шатрова көенә язылган шушы матур җырны өйрәндек. Балалар бик яратып җырладылар.
-
Саф һавада уеннар. 12.09.2022

Бүген көзнең матур, кояшлы җылы көне булды. Балалар, тәрбияче Света апалары белән саф һавада уеннар уйнадылар. Алар шаяралар, күңел ачалар.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2022

Һава салкыная бара
Аяк басабыз көзгә
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм-белем көне,
Бакчага илтә юллар.









