Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз! 03.05.2023

Без буген Олы хөрмәткә лаек булган 38 ел пешекче булып хезмәт иткән, хезмәттәшебез Гөлнур Гильфанутдин кызын гомер бәйрәме, юбилее, 55 яшь тулган көне белән котладык.
Гөлнур апа!Сине олы бәйрәмен- 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сина нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,гаилә шатлыгы,кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп,игелеген күреп,бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Киләчәгең җыр кебек матур,кояш кебек якты булсын.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2023

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, аның әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү максатыннан сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.
-
Всероссийский День Эколят 25.04.2023

25 апреля 2023 года в нашем детском саду был организован «День Эколят» . Основными целями мероприятия являлись экологическое просвещение воспитанников,формирование у них ответственного экологического поведения. В этот день дети поиграли со сказочными героями «Эколятами»- друзьями и защитниками природы: Шалуном, Умницей, Техоней, Ёлочкой. «Эколята» рассказывали ребятам правила поведения в природе: как надо поступать и как поступать нельзя. Работа была насыщенный и познавательной.
-
Күңелле Инглиз. 19.04.2023

Чит телләрне өйрәнү –бүгенге заман таләбе. Балалар инглиз теле дәресен көтеп алалар.. Алар шөгыль барышында сүзләрне уен, әкиятләр аша өйрәнәләр.
-
"Экология» VI Региональ фәнни - тикшеренү конференциясе. 19.04.2023

Бүген Федоровское урта мәктәбе базасында VI Региональ фәнни- гамәли конференция узды. Конференциядә безнең “ Тиенкәй” балалар бакчасы да читтә калмады. Шәфиева Исламия I нче дәрәҗәдәге Диплом , Садриева II нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Халикова Светлана Гарик кызы, Асадуллина Дилә Ризатдин кызы. Котлыйбыз!
-
Агач утырту – изге эш. 18.04.2023

Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да,рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач- куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар. Без дә бүген бакчабыз тирәсенә агачлар утырттык.
-
« Космонавтика көне» 12.04.2023

Бүген Космонавтика көне.
1961 елның 12 апрелендә, СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза.
-
Татар кызы-2023,Татар малае-2023 07.04.2023

Бүген Кече Кайбыч мәдәният йортында “Татар кызы-2023”, “Татар малае-2023” муниципаль бәйгесе булып узды . Безнең балалар бакчасыннан Шәйхетдинов Самат белән Нургалиева Энҗе бик яхшы гына чыгыш ясадылар һәм Самат “Иң сәләтле егет”, Энҗе “ Кайбыч чибәре” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Бик зур рәхмәт бу бәйгене оештыручыларга, балаларга, әти-әниләргә, тәрбияче апаларына. Алга таба да саулык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхетле балачак теләп калабыз. Афәрин! Без булдырабыз!
-
Китаплар иленә сәяхәт. 04.04.2023

Бүген балалар авылыбызның китапханәчесе Гөлия апа белән очраштылар. Ул аларны төрле-төрле матур ,эчтәлекле китаплары белән таныштырды, Китапларны яратырга,ертмыйча ничек карарга кирәклеген анлатып китте. Кызыклы уеннар да уйнатты,Гөлия апа. Балаларга очрашу бик ошады. Голия апага бик зур рәхмәт.
-
Апрель – өмәләр ае. 03.04.2023

Яз җитү белән бакчада эшләр башлана.Тирә ягыбызның матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора. Әйдәгез бергәләп тырышып табигатебезне чиста тотыйк.









