Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
-
12 апрель космонавтика көне. 13.04.2026

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Шушы көн уңаеннан безнең Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында да истәлекле чара узды. Балалар беренче космонавт Юрий Гагарин турында видео карадылар, ракеталар ясадылар, Космос дөньясына сәяхәт күңелле һәм файдалы булды!
-
Бүген сәламәтлек көне! 07.04.2026

Бүген безнең балалар бакчасында "Сәламәтлек көне" билгеләп үтелде. Балалар күп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, сулыш гимнастикалары да ясадылар. Алар белән бер рәткә тәрбияче апалар да гимнастика ясарга бастылар. Һәр көн балалар бакчасына килгәч тә, ясала торган гимнастикаларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген белделәр. Балаларның сәламәтлеген кайгырту- һәркемнең дә бурычы!
-
Кайбычта «Татар кызчыгы — 2026», «Татар малае — 2026» бәйгесе узды 04.04.2026

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Татар кызы, татар малае-2026” бәйгесен уздыру – районда күптәннән килүче матур традиция. Һәрвакыттагыча, ул быел да югары дәрәҗәдә үтте. Бәйгедә 5 кыз һәм 5 малай көч сынаштылар. Безнең Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче Язгөлем Саттарова катнашты (җитәкчесе Илһамия Сәлахова) Язгөлем бәйгедә үзенең сәләтләрен күрсәтте . Үзе турында таныштыруы, шигырь сөйләүе, искиткеч биюләре, матур җырлары белән шак катырып « Татар кызы-2026” исеменә лаек булды. Афәрин, Язгөлем! Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!!!









