Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Кошлар –канатлы дуслар. 01.04.2023

Тәрбияче Салахова Ильхамия Галим кызы балаларга кышлаучы,күчмә кошлар турында белемнәрен ныгытып,кошларның нинди файда китерүләрен күзаллап, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерде. Балалар кошларны күзәтеп, алар турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Тәрәз төбендә яшелчә бакчасы. 31.03.2023

Яз җитү белән тәрәз төпләрендә суган һәм тәмләткечләр үстерәбез. Кечкенәләр төркеме балалары белән суган, укроп, помидор утырттык. Балалар бу эшне бик теләп һәм кызыксынып башкардылар. Бу тәҗрибәнең төп максаты булып балаларда яшелчә үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Алга таба да яшелчәләрнең үсешен күзәтеп торачаклар.
-
“Саф һавада йөрүнең файдасы” 27.03.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
“Туган көн белән котлау”. 22.03.2023

Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар уеннар уйныйлар . Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Буген Нәзиләнең туган көне белән котладык. Ул иптәшләренә буяу китаплары бүәк итте.
-
«Нәүрүз мөбарәк булсын!» 21.03.2023

Март ае- яз башы,бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март- Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Безнең дә бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.
-
Музыка шөгылендә 14.03.2023

Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм дус, тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән,кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле,инсафлы, шәфкатьле була дип исәпләгәннәр.Безнең балалар бакчасында да музыка,җыр шөгылен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.
-
Урамда яз. 13.03.2023

Урамда яз.
Җиһанга яз килде.Яз кояшы безнең өйләргә дә, күңелләргә үтеп керде. Ул бөтен табигатьне йокысыннан уятырга тели.Балалар да яз килүгә шатлана. Кечкенәләр төркемендә “Урамда яз “ темасына әңгәмә узды.
-
“Бүген әни бәйрәме” 07.03.2023

Кечкенәләр төркемендә “ Бүген әни бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Кичә күңелле җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
“Дөньяның матурлыгы – Әниләрдә!” 07.03.2023

Бүген бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котладылар. Җыр- биюләр белән бәйрәм гөрләп үтте. Балалар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә , әбиләренә тапшырдылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык 2023» 03.03.2023

Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык 2023» республика фестиваленең сайлап алу этабы булып узды. Фестивальдә безнең Камилә дә катнашты.









