Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
« Уен аша өйрәнәбез” 12.01.2023

Яңа ел каникулларыннан соң бакчабызда “Һөнәрләр дөньясында” кызыклы уеннар белән башланып китте. Балалар бакчабызның һәр почмагын, һәр уенчыгын сагынып килгәннәр. Кызыксынып,чын күңелдән рольләргә кереп табиб, чәчтараш,пешекче, төзүче, кибетче һәм башка төрле һөнәр ияләренең нечкәлекләрен өйрәнәләр.
-
« Хуш киләсен – Яңа ел”. 28.12.2022

Бүген бакчабызның кечкенәләр төркемендә “Хуш киләсен,Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килде.Балалар аларга үзләренең өйрәнгән шигырьләрен,биюләрен,җырларын бүләк иттеләр. Кыш бабай да бүләкләр таратты.
-
Бездә бүген Яңа ел! 28.12.2022

Зурлар төркемендә “Яңа ел бәйрәме” узды. Балалар төрле- төрле җәнлекләр булып киенеп җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай балаларны һәм әти-әниләрне Яңа ел белән котлады.Балалар белән күңел ачты,бүләкләрен тапшырды.
-
Юл инспекторы белән очрашу. 23.12.2022

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Балаларга кечкенәдән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү,юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру максатында без мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме төрле чаралар үткәрәбез. Ә буген бездә кунакта Мурзакова Сиринә Мәсхүт кызы булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә алып барды. Балаларның белемнәрен тикшереп карады. Сириндә Мәсхүт кызы буш кул белән килмәгән, китаплар бүләк итте. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы булды.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге. 13.12.2022

Балалар кышкы агач турында белемнәрен баеттылар һәм рәсем ясадылар.
-
Грипп профилактикасы 08.12.2022

Сак булыгыз: грипп!!!
Грипп- вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә.Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
-
«Сак булыгыз,боз» 01.12.2022

Сулыкларда, боз куркынычсызлык айлыгы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр төрле чаралар һәм дәресләр үткәрделәр. “ Бозда үз-үзенне тоту кагыйдәләре” –дигән презентация карадылар,уен ситуацияләрендә актив катнашып,кагыйдәләрне ныгыттылар. Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга ярдәм итәчәк.
-
“Иң кадерлем-әнием!” 26.11.2022

Бакчабызда әниләр көненә багышлап “Иң кадерлем-әнием!” бәйрәм иртәсе узды. Кунакка иң якын кешеләребез- әниләрне чакырдык. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды һәм бик күңелле үтте.
-
Әни,әнием. 26.11.2022

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрьгә туры килә. Бу көн һәр төбәктә, һәр мәктәптә, балалар бакчасында әниләребез өчен кичә-очрашулар үтә.Без дә бүген әниләрне бәйрәмгә чакырдык. Балалар әниләрне бәйрәм белән котладылар.Балаларда әкият аша әниләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
Без кошларга ярдәм итәбез. 21.11.2022

Ноябрь аеның соңгы көннәре үтеп бара. Урамда тып-тын һәм аяк астына йомшак кар яуган.Безнең кошларыбызгада ярдәм итер вакытта килеп җиткән. Шул исәптән без балалар белән кошларыбызга җимлекләр элдек һәм аларны җимлеккә кунакка чакырып җимнәр сиптек.









