Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ата-аналар җыелышы 10.10.2026

«Тиенкәй” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. .Көн тәртибе буенча, садик мөдире Айгөл Сәлимулловна һәм тәрбияче Ильхамия Галимовна чыгышлары тыңланды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сиринә Рәифовна җыелышта катнашты һәм чыгыш ясады. Программа таләпләре, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге, режим моментлары, балаларның яшенә туры килгән уенчыклар турында сөйләнде ,ата-аналар комитеты сайланды киләчәккә уртак эшчәнлек формалары сайланды.Ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында “ Көзге матурлык” 09.10.2026

“Көзге матурлык” дип аталган кул эше күргәзмәсе-бәйгесе безнең бакчабызда үткәрелде. Бу чара балаларның иҗади фикерләвен, табигатьне күзәтү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Биредә көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе урын алды. Балаларның әти-әнисе ярдәме белән, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликацияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәм зәвык белән башкарылган иде. Бу күргәзмә һәркемдә зур соклану уятты. Һәр эш үзенчә матур, үзенчәлекле! Без һәркемнең тырышлыгын бертигез күреп, барлык әти‑әниләргә дә грамоталар тапшырдык — сезнең һәммәгезнең катнашуы безнең өчен бик кыйммәтле!» Әти-әниләргә зуур рәхмәт әйтәсе килә.
-
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2026

Кадерле остазларыбыз! Сез — Ватаныбызның чәчәк атуына зур өлеш кертүчеләр, бүген дә шушы юнәлештәге изге эшегезне дәвам итәсез. Без сезнең белән горурланабыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел җылысы һәм бәхет телибез. Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дусларыгыз булсын!
-
Котлыйбыз! 29.09.2026

Бүген «Тиенкәй” балалар бакчасының ничә буын баланың яраткан тәрбиячесе Ильхамия Галимовнаның гомер бәйрәме-60 яшьлек юбилее!
Юбилеегыз белән, Ильхамия Галимовна ! Тагын шуның кадәр рәхәт гомер насыйп булсын. Һәрчак шулай шат күңелле, игелекле, киң күңелле, нәни балаларыбызның яраткан апалары булып кал. Сәламәт бул ,балалар игелеге , оныклар куанычы белән яшәргә язсын сиңа! -
Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне! 27.09.2026

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне! Бу көнне без балалар бакчасындагы иң мөһим, иң җаваплы кешеләрне – котлыйбыз. Алар безнең балаларга икенче әни кебек, алар балаларга белем генә түгел, ә яшәү тәҗрибәсе, әдәплелек, кешелеклелек бирәләр.Аларның хезмәте бик авыр, ләкин бик кирәкле. Шуңа күрә ел саен 27 сентябрьдә без аларга рәхмәт әйтәбез, җылы сүзләр, матур котлаулар бүләк итәбез. БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ!!!
-
«Тиенкәй» балалар бакчасында «Автокресло» акциясе! 15.09.2026

Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү максатыннан, бакчабызда мөһим акция дәвам итә. Тәрбияче Диләрә Марат кызы ата-аналар өчен махсус мәгълүмати буклетлар әзерләп таратты. Буклетта балаларны автокреслода йөртү кагыйдәләре һәм аларның мөһимлеге турында искәрмәләр урнаштырылган. Бергәләп балаларыбызның иминлеге турында кайгыртыйк!
-
Балаларның иминлеге — безнең уртак җаваплылыгыбыз! 15.09.2026

Хөрмәтле балалар бакчасы ата-аналары һәм законлы вәкилләре! Балалар бакчасы администрациясе сезгә бәләкәчләребезнең иминлегенә кагылышлы мөһим искәртмә белән мөрәҗәгать итә. Иҗтимагый оешмалар белән берлектә уздырыла торган профилактик эш кысаларында, сезнең игътибарыгызны тагын бер кат балаларны машинада йөртү кагыйдәләренә юнәлтергә телибез. Балаларны тотып тору җайланмасы (автокресло, бустер) — ул формальлек түгел, ә бала тормышы өчен тирән кирәклек!
-
Бакчабызда әкият көне 08.09.2026

Бүген бакчабызда Г.Тукай әкиятләренә багышланган "Бакчабызда әкият көне". дип аталган чара үткәрелде. Бу чарага әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре дә катнашкач бу көн үзе бер бәйрәмгә әверелде.Әкият көне балаларның сәламләүе белән башланып китте. Бүген безнең тәрбияләнүчеләр татар әкиятләренең гаҗәеп дөньясына чумдылар. Балаларга кунакка Шүрәле белән Су анасы үзләре килде! Көн могҗизалар белән тулы иде: балалар Габдулла Тукай әсәрләрен карап кына калмадылар, ә үзләре дә чын инсценировкада катнаштылар. Яшь артистлар үзләренең талантларын күрсәтеп һәм тамашачыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итеп, яраткан персонажларына әверелделәр. "Татарстанда әкият көне" һәм "Россия халыкларының туган телләре көне" тематик атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман гомуми белем бирү мәктәбенең музей бүлмәсендә булдылар. Кечкенә кунаклар өчен танып-белү экскурсиясе оештырылды, анда алар борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Рузалия Зуфаровна балаларга һәр экспонатның кайда кулланылуы турында сөйләде, ерак заманнарда хуҗалыкта ничек кулланылуы турында аңлатты. «Татарстанда Әкият көне» һәм «Россия халыкларының туган телләре көне»н без Әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән әкияти чәй өстәлендә балалар чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый. кош теле, тәмле икмәк белән сыйландылар.
Әкият көне, бәйрәм кебек җыр -бию белән тәмамланды. Бакчабызда Г.Тукай әсәрләренә багышланган рәсем һәм "Әбием сандыгы" күргәзмәсе оештырылды.#дошкольноевоспитание
#ГДОТатарстан
#ГодДошкольногоОбразования
-
Чиста саф һава. 04.09.2026

«Саф һавада уеннар уйнау һәм һава сулау» — ягъни балалар бакчасында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, чиста һава сулау. Бу балаларның иммунитетны ныгыта, тын алу системасын үстерә, ә хәрәкәт уеннары — координацияне, көчне һәм командада эшләүне үстерә.
-
Бакча тормышы. 03.09.2026

"САУ бул, җәй! Исәнме, бакча! Яңа килгән балаларны балалар бакчасы, балалар белән таныштыру. «Без бакчаны бергәләп өйрәнәбез: кайда уйнарга, кайда ашарга, кайда дуслар табу — барысын да бергә ачыклыйбыз!»









