Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Балалар бакчасында фән сәгатьләре 28.01.2025

Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы һәм Россиядә «Фән һәм технология унъеллыгы» уңаеннан «Тиенкәй» балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән " фән сәгате "турында биш минутлыклар үткәрәбез. Тәрбияче Д. М. Насретдинова балаларга, су сыек, төссез, суның төсен үзгәртеп булганын күрсәтте. Эксперимент ахырында фикерләр белән уртаклаштылар.
-
Саф һавада уеннар. 23.01.2025

Саф һавада уйнарга яратабыз, сәламәтлегебезне ныгытабыз!
-
“Ел тәрбиячесе-2025” 23.01.2025

“Ел тәрбиячесе” һөнәри осталык бәйгесе әһәмиятле вакыйгага әверелде. Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасында “ Ел тәрбиячесе-2025” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе – безнең Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы булды. Диләрә Маратовна яңа төрле методлар һәм алымнар аша үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!
-
Кыш көне кошларны да онытмыйк. 20.01.2025

Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасының зурлар төркемендә “Кышын кошларны ашатыгыз. Кышлаучы кошлар”- дип исемләнгән танып белү сәгате булды. Чара барышында балалар кышлаучы һәм күчмә кошларның исемнәрен атадылар, кошларны нәрсә белән тукландырырга,җимлекләрне үз куллары белән ничек ясарга икәнен белделәр, уеннар уйнадылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Танып белү сәгате балаларга кошларны кыш көне ашатырга кирәклеген һәм табигатькә сакчыл карауның мөһимлеген искә төшерде. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
«Дус ил» 17.01.2025

Балаларда «дус»,»дуслык» төшенчәләрен формалаштыру; Балаларны үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итәргә;Төркемнәрдә бердәмлекне, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә;Балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү,аларны яхшы гамәлләргә, үзара ярдәмләшүгә өндәү. Педагог-психолог: Насретдинова Д.М.
-
“Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” 14.01.2025

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында балалар җырлы-биюле уеннар уйнарга бик яраталар.Уен-ул бала эшчәнлегенең тормышының аерылгысыз өлеше. Алар бик яратып “Утыр-утыр Мәликә” уенын уйныйлар.Шул уен тоемлап тану сәләтен үстерә,балаларның эмоциональлеген үстерә. Тәрбияче:Насретдинова Д.М.
-
Буген бездә- Чыршы бәйрәме. 25.12.2024

Бүген “Тиенкәй” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар.Кыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында Кыш бабай барысына да Яңа ел бүләкләре таратты.
-
Яңа ел бәйрәме-2025 25.12.2024

Яңа ел- балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. Бүген кечкенәләр төркемендә дә Яңа ел –иртәсе узды. Бәйрәмчә бизәлгән зал, балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шатлыклы ,кар бөртекләредәй . Шулай ук бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы килде. Балалар аларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Әлбәттә инде Кыш бабай күүүп бүләкләр белән килде.
-
Яңа елга әзерләнәбез 16.12.2024

Кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге.Куянны, тиенне, бүрене,аюны,төлкене чыршы бәйрәменә чакырабыз. Балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәэф,шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру,кыргый җәнлеклекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Тәрбияче:Насретдинова Д.М.
-
“Шәвәли шуклыгы” 12.12.2024

“Шәвәли шуклыгы” зона конкурсына йомгак ясалды. Татар балалар шагыйре Ш.Галиевның туган көненә багышланган балалар конкурсы Чистай шәһәрендә үткәрелде.Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Багавиева Нәзилә, Саттарова Язгөлем “укучылар” номинациясендә катнаштылар.Багавиева Нәзилә I нче призлы урын яулады(Тәрбияче Насретдинова Д.М.) Саттарова Язгөлем катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.(Тәрбияче Салахова И.Г.)Әфәрин Нәзилә,Язгөлем!!!









