Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Пробный ЕГЕ по русскому языку. 05.12.2013

Сегодня в школе проводился пробный ЕГЕ по русскому языку. Учащиеся 11 класса серьезно отнеслись к выполнению заданий ЕГЕ.
-
Инвалидлар декадасы башланды. 03.12.2013

1 декабрьдә инвалидлар декадасы башланды. 7,8 нче сыйныф укучылары Асия һәм Сәгыйдә апаларга һәрвакыт ярдәм итәләр.Кичә алар тагын Асия апаларга бардылар һәм аларның утыннарын ташып бирделәр.Соңыннан бергәләшеп фотога да төштеләр.
-
"Әнием-иң кадерле кешем"
02.12.2013
30 ноябрьдә Чүти авылы Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Укучылар көче белән әзерләнгән бу концерт тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
Атналык нәтиҗә. 30.11.2013

Бүген гадәттәгечә мәктәптә линейка үтте. Дежур сыйныф үткән атнага нәтиҗә ясады, алдынгы сыйныфка байрак тапшырды. Уку укыту буенча директор урынбасары төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларны котлады.
-
"Көзге бизәкләр" бәйгесенә йомгак ясалды. 30.11.2013

Мәктәптә үткәрелгән "Көзге бизәкләр"бәйгесенә йомгак ясалды.Призлы урыннар алган укучыларга грамота һәм бүләкләр бирелде. "Исәнме,ЯҢА ЕЛ!" бәйгесенә старт бирелде.
-
Якташыбыз шагыйрь Шәүкәт Галиевның олуг юбилее. 29.11.2013

Якташыбыз шагыйрь Шәүкәт Галиевның олуг юбилеен Чүти урта мәктәбе укучылары зурлап үткәрделәр. Быел да якташыбызның иҗатын барлап, хатирәләрен яңартып, шагыйрьнең гаҗәеп бай иҗаты белән таныштык.
-
Әнкәй- җирдә иң кадерле кеше. 29.11.2013

Әни! Әнкәй! Бу сүзләрне дулкынланмыйча гына әйтеп тә булмый. Әниләрне күпме генә зурласак та,хөрмәтләсәк тә аз булыр сыман.
Ел саен ноябрьнең соңгы шимбәсендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнгә әзерлек алдан ук башлана: әниләргә багышлап стенгазета чыгару, әниләр турында сочинениеләр бәйгесе, фотоколлаж, әниләргә багышланган шигъри бәйге. Бу бәйрәмнәрдә мәктәбебезнең барлык укучылары да теләп катнаша. Әле кичә генә 4 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергәләп, “Кояш гомере телим сиңа Әнием!”- дигән кичә үткәрде.
-
Ш. Галиевның иҗаты рәсемнәрдә. 29.11.2013

Чүти урта мәктәбендә Шәүкәт Галиевның иҗаты рәсемнәрдә дигән рәсем бәйгесе үтте. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары актив катнашты.
-
Әниләр көне.
29.11.2013
30 нчы ноябрь көнне Чүти мәдәният йортында “Әниләр көне”нә багышланган кичә үткәрелә. Барлык әниләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.
-
Бәйгегә нәтиҗә ясалды.
27.11.2013
Мәктәптә "Мин начар гадәтләргә каршы спортны сайлыйм!" акциясенә кушылып бәйге үтте. Рәсем буенча Смирнов Денис, Смирнов Артем, Платонова Анжелика һәм Хөснетдинов Рәфилнең иншасы уңышлы дип табылды, район турына җибәрелде.





