Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Афәрин ,Марина!
28.02.2014
Бүген мәктәбебезнең 2 укучысы Яшел Үзән шәһәрендә үткән Каюм Насыйри исемендәге 12 яшүсмерләр фәнни -тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып грамоталарга ия булдылар. 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина 3 нче урынга лаек булды.
-
"Ел укучысы-2014". 27.02.2014

Бүген мәктәптә "Ел укучысы-2014"бәйгесенең мәктәп туры үтте.Финалга чыккан 3 укучы арасыннан 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара 1 нче урынны яулап район турына үтте. Динарага уңышлар телибез!
-
Җәлилчеләр иҗатына багышланган шигьри бәйге.
27.02.2014
Бүген Кайбыч мәдәният йортында Җәлилчеләр иҗатына багышланган шигьри бәйге узды. Бәйгедә 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина 1 нче урын, 1 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Фәнил 3 нче урынны алды. Марина районыбыз данын Казан шәһәрендә яклаячак.
-
Мәктәп музеена экскурсия.
25.02.2014
Бүген башлангыч сыйныф укучылары музейга экскурсия ясадылар. Музей җитәкчесе Раилә Навафиловна "Дан сиңа совет солдаты!" дигән темага укучылар алдында чыгыш ясады, музей экспонатлары белән таныштырды.
-
"Ягез әле, егетләр". 24.02.2014

Мәктәптә физик һәм патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан бүген 5-7 нче сыйныфлар арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үтте. 1 нче урынны 5 нче сыйныфлар алды.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез безнең куаныч!
Сез- алтын багана, гаиләдә сез терәк!
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк.
-
Мәктәптә химия атналыгы. 22.02.2014
17 нче февральдән 22 нче февральга кадәр мәктәптә химия атналыгы узды. Атналыкта презентация конкурсы, химия кабинетына экскурсия, класс сәгатьләре, КВНнар үткәрелде. -
"Туган ил сагында"
22.02.2014
Бүген мәктәптә 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә карата "Туган ил сагында" дип исемләнгән кичә узды.Кичә җыр-бию,шигырьләр белән аралашып барды. Кичәдә катнашкан әтиләр дә, балалар да бәйрәмнән канәгать калдылар.Дәресләрдән соң мәктәп үзидарәсе укучылары тарафынннан әзерләнгән зур концерт булды. Кызыклы шигырьләр,викторина сораулары,матур җырлар бәйрәмне тагын да матурайтып җибәрде.
-
Мәктәптә патриотик һәм физик тәрбия айлыгы бара.
21.02.2014
Мәктәптә физик һәм патриотик айлыгы бара. Мәктәбебезнең барлык укучылары да бу айлыкта теләп катнашалар. Һәр көнне план буенча үтелгән мероприятиеләргә йомгак ясала. Бүген 1-4 нче сыйныфлар арасында күңелле стартлар узды.
-
Туган телнең туган көне.
21.02.2014
Мәктәбебез укучылары бүген "Туган телнең туган көнен" билгеләп үттеләр..Атна дәвамында план буенча ачык дәресләр , китаплар күргәзмәсе, әдәби- музыкаль кичәләр үткәреде.Бүген дәресләрдән соң үткән кичәдә туган телгә багышланган монтаж, шигырьләр,җырлар бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.Бу кичә тамашачылар күңеленә дә хуш килде.





