Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Йолдызлык-2014"
19.02.2014
Бүген Мәлки җәмәгать үзәгендә "Йолдызлык-2014" бәйгесенең зона туры үтте.Безнең мәктәптән Исламова Адиля ,Тараканова Марина, Гибадеев Раиль, Леонтьева Дианалар район турына уздылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы. 19.02.2014

Бүген мәктәбебездә БДИ һәм ДЙА га әзерлек буенча ата-аналар җыелышы булды . Бу сынаулар бала өчен дә,ата-аналар өчен дә зур стресс .Район мәгариф бүлегеннән килгән методистлар Русова Марина Михайловна,Зиадиева Ландыш Равилевналар ата-аналарга һәм укучыларга БДИ , ДЙА бирүнең үзенчәлекле якларына тукталдылар,үзләренең киңәшләрен бирделәр.Ата-аналар да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Йолдызлык-2014" гә әзерлек.
17.02.2014
Мәктәптә оешкан "Зөбәрҗәт" төркеме "Йолдызлык-2014" бәйгесенең зона турына әзерләнә. Биюче кызларыбыз бу бәйгегә бик тырышып әзерләнәләр,без кызларга зур уңышлар телибез.
-
Хуш, әлифба. 15.02.2014

Әлифба, әлифба!
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Мәктәбебез укучылары әлифба белән хушлаштылар. Кичә бик күңелле үтте.
-
Муса Җәлилнең туган көненә 128 ел. 15.02.2014

Бүген мәктәптә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе узды. 1 нче урынны Тараканова Марина, Шәрәфетдинова Эльмира, Шарафутдинов Фәнилләр бүлеште. Бу укучылар районда үткәреләчәк бәйгедә катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы. 14.02.2014

Мәктәптә физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы дәвам итә. Бу фәннәр укытучысы Бикбов Илдар Мингали улы төрле бәйгеләр үткәрә. Бүген вакытка автомат җыю бәйгесе узды. Платонова Анжелика малайларны да җиңеп, 1 нче урынга чыкты.
-
Котлыйбыз, Динара !
12.02.2014
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара республикада үткән олимпиадада 74 балл җыеп,призлы урынга лаек булды. Динараның җитәкчесе- югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаматшина Гөлнур Гарәф кызы. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Музейга экскурсия.
12.02.2014
"Тамчылар"түгәрәгенә йөрүчеләр Галия Кайбицкая музеена экскурсиягә бардылар. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
"Татарстан чаңгы юллары-2014" 09.02.2014

Бүген мәктәпнең барлык укучылары да чаңгыга басты. Традициягә әйләнгән бу спорт бәйрәме берничә этапта оештырылды:1-4 нче сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-11 сыйныфлар һәм әти-әниләр. Узыштан соң барыбыз да чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйландык.
-
Cөлге чигү бәйгесенә йомгак ясалды. 07.02.2014

Мәктәбебездә "Сәлге чигү" бәйгесе игълан ителгән иде .Бүген бу бәйгегә йомгак ясалды. Гәлләмова Эльвира--1 урын, Платонова Анжелика--2урын,Гиматева Минзилә 3 нче урынга лаек булды.Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.





