Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Туган телем - серле тел. 17.12.2013

Бүген Кайбыч районы сыйныфтан тыш эшләр үзәгендә "Туган телем - серле тел" дигән шигъри бәйге үтте. Бәйгедә Чүти урта мәктәбеннән Тараканова Марина һәм Закирова Алсу 1 нче урын, Шәрәфетдингова Эльмира 2 нче урынны алды.
-
Театр атналыгы дәвам итә. 17.12.2013

Мәктәптә театр атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады. 1, 2 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" шигырьләрен, 3 нче сыйныф "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Вячеслав Митрофановның иҗат кичәсе. 16.12.2013

Шимбә көнне Чүти мәдәният йортында Вячеслав Митрофановның иҗат кичәсе үтте.
-
Туган авылларына солдатлар кайта. 16.12.2013

Бүген мәктәпкә армия сафларыннан яңа гына кайткан Юсупов Риназ килде. Риназ 10,11 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
-
Яңа елга әзерлек башланды. 16.12.2013

Мәктәптә яңа елга әзерлек башланды. Бүген укучылар кардан фигуралар ясадылар.
-
Мәктәптә театр атналыгы. 13.12.2013

Мәктәптә театр атналыгы башланды. Беренчеләрдән булып сәхнәдә 5 нче сыйныфлар Туфан Миңнулинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" пьесасын сәхнәләштерделәр.
-
9 нчы декабрь-Ватан Геройлары көне.
10.12.2013
2007 нче елдан алып 9 нче декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары Көне үткәрелә. Бу көнне илебез үзенең данлы улларын-Советлар Союзы, Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтли.
Чүти урта мәктәбендә дә 9 нчы декабрь көнне мәктәп күләмендә "Ватан геройлары көне" уңаеннан барлык классларда да "Батырлык " темасына сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде.
-
Ришвәтчелеккә каршы сыйныф сәгатьләре үтте. 10.12.2013

9 нчы декабрь барлык сыйныфларда да ришвәтчелеккә каршы сыйныф сәгатьләре үтте. Алар укытучылар тарафыннан бик бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары ришвәтчелек белән бәйле вакыйгаларны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Ә урта сыныфларда сыйныф сәгате укучылар катнашы белән бик җанлы үтте. Укучылар ришвәтчелек тарихы, төрләре турында белделәр. Дәресләр презентацияләр күрсәтү, буклетлар тарату белән үрелеп барды. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
Юбилейларыгыз котлы булсын!
06.12.2013
Хезмәттәшләребез Шәрипова Рузалия Шәрип кызын,Шәмсетдинова Ләйсән Рафис кызын юбилейлары белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер,бәхет-шатлыклар,җан тынычлыгы,тән сихәте,саулык-сәламәтлек телибез!Кайгы-хәсрәткә бирешми,көчле рухлы һәм ярдәмчел,изге күңелле,балаларыгызның игелекләрен күреп озак яшәргә насыйп булсын.
-
Вебинарлар башланды. 06.12.2013

Мәктәпләрдә олимпиадаларга әзерләнү максатыннан вебинарлар башланды.Укучылар бу вебинарларда теләп катнашалар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.





