Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
22 апрель - Җир көне. 22.04.2014

Бүген мәктәптә өмә үткәрелде. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп территориясен чүп-чардан арындырдылар. Өмәдә барлык укучылар да, укытучылар да бик теләп катнаштылар.
-
Әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү серләренә өйрәнеп үсәбез. 22.04.2014

Кем генә үзе утырткан урманнарның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән! Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиеш. Менә бүген дә 5 нче сыйныф укучылары Надия Кәрим кызы җитәкчелегендә агач утыртырга бардылар.
-
"Язның бер көне елны туйдыра" 21.04.2014

Мәктәп яны участогында язгы эш кайный. Мәктәбебез укучылары бүген кишер чәчтеләр. " Елның бер көне ел туйдыра" дигән девиз астында укучыларыбыз тырышып эшләделәр.
-
Мәктәптә "Шәфкатьлелек атналыгы" акциясе. 21.04.2014

Мәктәптә "Шәфкатьлелек атналыгы" акциясе башланды. Бүген 6,7 нче сыйныф укучылары урманга агач утыртырга бардылар.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2014

Бүген районыбызда зур бәйрәм - Кайбычның туган көне. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Бәйрәмгә "Кайбычым-куанычым" стенды әзерләнгән иде. Стенд Кайбыч районы белән Чути авылы, мәктәбенең 23 ел дәверендә үткән үсеш баскычларын, тарихын чагылдырды.
-
"Весенняя неделя добра".
19.04.2014
В школе состоялась Торжественная линейка в рамках открытия "Весенняя неделя добра", где был представлен план Акции.
-
Уңышлар сиңа, Марина! 17.04.2014

Укучыларыбыз бәйгеләрдә даими катнашып торалар. Күптән түгел генә 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина Республикада үткән Г.Тукай исемендәге IV Бөтенрәсәй "Җәлилчеләр" шигъри бәйгесендә катнашып, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Район табибәләре-безнең мәктәптә.
15.04.2014
Кичә мәктәптә 9-11 сыйныф укучыларының, наркотик матдәләрне куллану -кулланмавын ачыклау максатыннан тест үткәрделәр. Тест нәтиҗәләре тискәре.
-
Чүти укучылары өмәдә. 15.04.2014

12 апрельдә мәктәбебез укучылары өмәгә чыкты. Өмәдә катнашучылар юл кырыйларын, Гөбенә елгасының ярларын чүп-чардан чистарттылар. Бу өмәдә барлык укучылар да бик теләп катнашты. -
12 апрель -Космонавтика көне. 12.04.2014

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15" машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.
Квалификациясен югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга...
Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Физика укытучысы Камалова Надия "108 минут Галәмдә" дигән темага бердәм дәрес үткәрде.





