МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"Изгелекле эшләр кыл". 03.10.2017

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 7-8 нчы сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары белән «Изгелекле эшләр кыл” исеме астында
чара уздырдылар.Табигатьне саклау – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша белем-нәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. -
Профтестирование 02.10.2017

2 октябрь көнне гимназиядә 8-9 сыйныфлар өчен профтестирование үткәрелде.
-
Грипп авыруына каршы вакцинация 02.10.2017

Бүген мәктәббездә ФАП хезмәткәрләре грипп авыруына каршы вакцинация үткәрделәр
-
Өлкәннәр көне 29.09.2017 1 нче октябрь – Өлкәннэр көне. Мәктәбебездэ һәр елны бу бәйрэмне зурлап билгелэп утәбез. Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм-кичәнең 1 нче өлешендә укучылар концерт куйдылар, шулай ук мәктәбебез директоры Рахимзянов Х.Г., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шарипова Лилия өлкәннәребезне котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм-кичә мәктәпнең ашханә залында чәй табыны артында дәвам итте. Олы хөрмәткә лаек өлкәннәребез! Сезне әлеге бәйрәм белән ихластан котлыйбыз. Тыныч күңел белән озын-озак гомер кичереп, балаларыгыз, туганнарыгыз, оныкларыгыз арасында бәхетле картлык кичерсәгез иде дигән теләктә калабыз. Картайсыннар әйдә еллар, Картаймасын бары күңел Һәр көн яңа бәхет килсен Моңаерга кирәк түгел Шатлыгыгыз ешрак булсын, Кайгылар урап үтсеннәр. Еллар санын сизмәс өчен — Оныклар гөрләп үссеннәр.

-
2 сыйныф укучылары эзтабарның беренче баскычына тәүге адымнарын ясадылар 22.09.2017

Республикабызда күп кенә балалар оешмалары эшли. Ә безнең мәктәбебездә “Дуслык” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Безнең оешма Татарстан Варислар берлегенә керә. Оешма сафларына ел саен яңа алмаш кабул итү традициягә кергән. Быел да 2 сыйныф укучылары эзтабарның беренче баскычына тәүге адымнарын ясадылар. Оешмага тырыш, тәртипле,уңган,акыллы,эш сөючән балалар кабул ителә. Оешма әгъзалары мәктәп тормышын күңелле, файдалы итү өчен төрле чаралар, акцияләрдә теләп катнашалар. Кыскасы, “Көн саен яхшылык кыл!” шигаре белән яшибез.
-
Эвакуация 20.09.2017

Бүген эвакуация буенча тренировка үткәрелде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен тоту күнекмәләре ныгытылды.
-
Минем сөйгән китабым 18.09.2017

-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Борма-борма йөгерү мәйданын укучылар очып үттелэр. Елның иң матур мизгелендә, бөтен дөнья кызыл, сары төскә төренгән мәлдә, мәктәп стадионында “Милләтләр кроссы 2017" дип аталган җиңел атлетика буенча традицион кросс оештырылды. Йөгерешчеләр төрле озынлыктагы дистанция үттеләр. Кечерәкләр кыска арага йөгерсә, зурраклар ераграк арага чапты.
-
Спартакиада-2017 15.09.2017

Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашалар. Спартакиада шул чараларның берсе. Быел безнең мәктәбебез укытучылары беренче урынны яуладылар! Афәрин!!!
-
Экстремизмга юл юк! 14.09.2017







