МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2018

-
Лагерь ябылу тантанасы. 25.06.2018

Бүген мәктәп яны җәйге ял лагере ябылу тантанасы булды. Укучылар бик матур чыгышлар әзерләделәр. Лагерь укучыларга бик ошады. Күтәренке күңел белән җәйге ялларга таралдылар.
-
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
"Ромашка" лагерына йөрүче балалар да әлеге көннне билгеләп үттеләр, һәм һәйкәл каршына үзләре ясаган тюльпан чәчәкләре куйдылар.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена җәяүле экскурсия 21.06.2018

Герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена җәяүле экскурсия оештырылды. Балаларга музей заллары бик ошады. Чын автомат тотып, аны корып карау малайларны аеруча кызыксындырды.
-
Кырлайга сәяхәт 19.06.2018

Арча районы Яңа кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексына сәяхәт "Ромашка" лагерында ял итүче балаларны матур табигате, бай экспонатлары белән сокландырды.
-
"Алга" күмәк хуҗалыгы сөтчелек фермасына экскурсия 18.06.2018

"Алга" күмәк хуҗалыгы сөтчелек фермасына экскурсия балаларга бик ошый, чөнки анда кечкенә бозаулар, матур чабышкы атлар. нәни колыннар да бар.
-
Балалар лагерендә «Куркынычсыз җәй» акциясе 14.06.2018

Балалар лагерендә «Куркынычсыз җәй» акциясе кысаларында, Ләйлә Фәргатовна җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар уздырды.
-
12 июнь - Россия коне 12.06.2018

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз.
Авылыбызның китапханәчесе Гатауллина Миләүшә Россия көненә багышланган презентация күрсәтте һәм балаларга төрле уеннар уйнатты.
-
Лагерьда ял сәгатьләре бик күнелле һәм файдалы үтә 11.06.2018

Лагерьда ял сәгатьләре бик күнелле һәм файдалы үтә. Рәсем ясау, шашка, шахмат, судоку кебек өстәл уеннарын балалар бик ярата.
-
Җәйге лагерь 04.06.2018

Лагерьда ял итү – гадәти җәйге ял гына түгел, ул баланың үсешендә, камилләшүендә бик мөһим баскыч. Ул аңа үзен ирекле хис итәргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә яшүсмер бәйсезлек, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык кебек тормышта кирәкле сыйфатларны үзләштерә, үстерә. Аралашу, командада эшләү, дуслар һәм танышлар санын арттыру мөмкинлеге дә бермә-бер арта.






