МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Татарстан чаңгы юлы – 2019” 11.02.2019

Чаңгы спортын популярлаштыру һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту максатыннан 9 февральдә “Татарстан чаңгы юлы – 2019” чарасы үтте.
-
«Дулкын» бассейнында Роза Шакирова призына йөзү ярышлары узды 20.01.2019

«Дулкын» бассейнында Роза Шакирова призына йөзү ярышлары узды.
“Дулкын” бассейны ачыуны зурлар гына түгел, балалар да зарыгып көткән иде. Күбесе түгәрәкләргә йөреп йөзәргә өйрәнергә, бераз йөзә белгәннәре күнекмәләрен камилләштерергә теләде. Һә, ниһаять, хыяллар чынга аша. Бассейнда түгәрәкләр гөрләп эшли. Тренерлар да яхшы, балалар да зур тырышлык куеп йөзәргә өйрәнә. Инде ярышлар да үткәрелә башлады.
Ял көннәрендә “Дулкын”да чираттагы ярышлар узды. 6 нчы сыйныф укучысы Закиев Рифнур әлеге ярышта III урын яулады. Афәрин!
-
Башлангычлар бәйрәм итә 06.01.2019

Каникулның һәр көне бәйрәм, бүгенгесе бигрәк тә. Башлангыч сыйныфлар, ата-аналар белән берлектә, әлеге көнне чәй кайнатып, пылау пешереп, коймак пешереп, чана шуып үткәрделәр.
-
Күңелле каникул 05.01.2019

Каникулда укучыларыбыз актив ял итә. Балтач спорткомлексы оештырган 2003-2004 елгы балалар өчен волейбол ярышларында кызлар командасы I урын, егетләр командасы II урын яуладылар.
-
Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә 03.01.2019

Районда "сәламәт яшәү" акциясе старт алды. Безнең мәктәп коллективы да әлеге акциягә бик теләп кушылды һәм шушы акция кысаларында, гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан "Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә" дигән спорт бәйрәме үткәрелде.
Әлеге бәйрәмдә тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар - үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынадылар. Төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар һәм укучыларның матур җыр-биюләре белән үрелеп барган бәйрәмебезнең йолдызлары - тату һәм спорт сөюче Хайдарзяновлар район буенча беренче урынга лаек булдылар. Алар ярышларда сынатмадылар, биремнәрне тиз һәм җитез башкардылар.
Бәйрәм бәйгедә катнашкан гаиләләрне бүләкләү белән тәмамланды.
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2018

Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын! -
Олимпиадалар нәтиҗәләре шатландыра 20.12.2018

Россиякүләм олимпиадаларның муниципаль этабы дәвам итә. Безнең укучыларбыз да актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Рус теле, технология, физик культура, татар теле фәннәреннән призлы урыннарыбыз бар. Укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
Волейбол ярышлары 08.12.2018

Бүген "Балтач” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 12 команда көч сынашты. Егетләр командасы II урынны, кызлар командасы III урынны яуладылар.
-
Быел чана шудыгызмы әле? 07.12.2018

Дусларым белән бергә чана шуулары ничек күңелле, ә сез быел чана шудыгызмы әле? Башлангыч сыйныф укучылары дәрестән соңгы вакытларын әнә шулай үткәрәләр.
-
Халык зур ул, моңлы ул... 06.12.2018

Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте. Анда безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, II урын алып кайттылар. Гыйлметдинова Ләлә нәфис сүз сөйләп I урынга лаек булды.






