МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Балаларны яклау көне 01.06.2018

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.
Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы.
-
Ата-аналар җыелышы 26.05.2018

Бүген мәктәбездә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта яшүсмерләр белән эшли торган полиция хезмәткәре Ләйлә Фаргатовна "Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре"темасына доклад укыды. Ата-аналар белән имтиханнар, мәктәптә уздырылучы чаралар, җәйге лагерь, мәктәп яны тәҗрибә участогындагы практика турында сөйләшелде.
-
Буген мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды 24.05.2018

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
24 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 9 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, район жирлегеннан вакилләр, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. -
9 май. Жиңү бәйрәме белән! 08.05.2018

Туган илгә бөек Җиңү килде –
Бәйрәм тантанасы урамда.
Югалтулар, күз яшьләре аша
Җиңү язы килде дөньяга.
-
Тукай туган көн бүген! 26.04.2018
Тукай туган көн бүген!26 нчы апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн! Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Укучылар “Тапкырлар һәм Зирәкләр” бәйгесендә катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар, шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны тамаша кылдылар. -
Шубан төп гомуми белем мәктәбе”ндә “Туган тел айлыгы” 24.04.2018
МБГБУ “Шубан төп гомуми белем мәктәбе”ндә “Туган тел айлыгы” кысаларында сөеклле шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган бик күп чаралар үткәрелде. “Тукай мирасы” исемендәге Г.Тукай китапларыннан күргәзмә,“Без – Тукай оныклары” исеме астында шигырь иҗат итү бәйгесе, Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны тамаша кылу,Тукай әсәрләре буенча төзелгән ребусларны чишү, “Тылсымлы куллар” дип аталган Г.Тукай әсәрләренә карата рәсемнәр күргәзмәсе, табымча (кроссворд) чишү бәйгесе, Г.Тукай әсәрләре геройларына багышланган кул эшләре күргәзмәсе, “Син Тукайны беләсеңме?”дип аталган Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән тест сорауларына җаваплар табу. Шулай ук Арчада узучы “Моңлы сазым” бәйгесенә дә 9 ннчы сыйныф укучысы Сәфәргалиев Илназ һәм туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы иҗат иткән шигырьләр юлланды. -
Җамалетдин Биктәши 23.04.2018
21 апрель көнне мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Закирова Ләйсирә һәм Кадыйрова Наиләләр Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбендә уздырылган укучыларның Җамалетдин Биктәши исемендәге регионара туган якны өйрәнү фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләрендә катнашып, лауреат грамотасына лаек булсалар, туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы мөгаллимнәр өчен оештырылган “Педагогик тәҗрибә” секциясендә чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез! -
“Илһам” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы 04.04.2018
3 апрель көнне мәктәбебезнең ике укучысы, “Илһам” Бөтенроссия конкурсының зональ этабында катнашу өчен, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенә юл алдылар. 6 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Әдилә “Проза” номинациясендә үзе язган әкиятен тәкъдим итте. 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрҗанов Сөләйман “Журналистика” бүлегендә бабасы турында язган мәкалә белән таныштырды. -
Шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир 20.03.2018

Башлангыч класс укучылары арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир уздырылды.
-
Карга боткасы 18.03.2018

Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар.
Без дә әлеге бәйрәмне зурлап үткәрдек. Ул арада тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды.
Бер читтә төрле уеннарда көчлеләр һәм җитезләр ачыкланды, табышмак-мәзәк әйтешү конкурсларында тапкырлар һәм зирәкләр барланды. Кыскасы, һәркем үзенә кызык шөгыль тапты, үз күңелен күрде.
Шубан мәктәбе оештырган бәйрәменең әнә шундый мизгелләре хәтергә кереп калды.






