МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Иң якты кояшым - әнием 27.11.2017

Салкын ноябрьнең соңгы атнасында мәктәбебездә "Иң якты кояшым - әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Укучыларыбыз яраткан әниләрен матур җыр-биюләре, ялкынлы шигырьләре белән котладылар, күңелле ял кичәсе бүләк иттеләр. Кадерле әниләребез өчен елның һәрбер көне бәйрәмгә тиң булсын иде!
-
Безнең уңышларыбыз. 04.11.2017

2000 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында уздырылган волейбол ярышында укучыларыбыз II урын яуладылар!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2017

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Файдалы каникул 03.11.2017

"Тылсымлы куллар" түгәрәге үз эшчәнлеген дәвам итә. Балаларга аны кызыклы итеп оештыруда түгәрәк җитәкчесе Гөлүсә Ураловнаның хезмәте бик зур.
-
Көзге каникул башланды! 30.10.2017

Барлык укучыларны I чирекне әйбәт кенә тәмамлаулары белән котлыйбыз. Каникул 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр. 7 ноябрьдә барыгызныда кабаттан мәктәбебездә көтеп калабыз.
-
“Сөмбелә” бәйрәмен каршыладык 25.10.2017

Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм куркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Табигатьнең иң асыл фасылы- алтын көздә килә инде халкыбызның онтыла башлаган матур бәйрәме-Сөмбелә. 25 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары вожатыйлар (Шәрипова Адилә һәм Мөхәмәтҗанова Язилә) белән бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен каршыладылар.
-
День Интернета в России. 24.10.2017

24 октября был проведен урок безопасного интернета для учеников начальной школы и их родителей, прирученные ко дню Интернета в России.
Цель уроков - формирование в обществе культуры безопасного и полезного использования Интернета. -
Бүген-мәктәп китапханәләре көне 23.10.2017

Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһәмиятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.
Китапханәчебез «Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа» исем астында библиографик дәрес үткәрде. Безгә дәрес ошады. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.
-
Кул көрәшендә сынатмадык 21.10.2017

Районыбызның Пижмара мәктәбендә кул көрәше ярышлары уздырылды. Безнең укучыларыбыз әлеге ярышта үз көчләрен сынап карадылар, һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Хәйдәрҗанов Сөләйман, Кадирова Наилә II урын, Сәфәргалиев Илназ III урын алдылар. Укытучылары Рамазанов Ленар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2017

Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтебездә һәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!






