Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
“Татарстан чаңгы юллары”
10.02.2013
9.02.2013
9 февраль көнне мәктәпкүләмендә “Татарстан чаңгы юллары” ярышы үтте. Ярышта барлык укучылар һәм укытучылар актив катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
“Чайка” призына үткәрелгән хоккей ярышы 08.02.2013

Мәктәбебез егетләре “Чайка” призына үткәрелгән хоккей ярышында II урынны яуладылар, диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Егетләребезгә алдагы уеннарында да җиңүләр телибез.
-
оборона-масса һәм спорт айлыгы
08.02.2013
8.02.2013.
Мәктәптә оборона-масса һәм спорт айлыгы башланды. Шушы айлык кысаларында командалар арасында мини-футбол ярышы үтте.
-
класстан тыш уку дәресендә 07.02.2013

8нче класс укучылары әдәбияттан класстан тыш уку дәресендә укытучылары Мөхәммәтгалиева Р.Г.белән авыл китапханәсендә булдылар һәм яңа китаплар белән таныштылар.
-
мониторинг
07.02.2013
7.02.2013.
6-7 нче февраль көннәрендә мәктәптә 4 класс укучылары рус теле, татар теле, әйләнә-тирә дөнья, математика фәннәреннән мониторинг эшләделәр.
-
“Ел укытучысы” 04.02.2013

Биология һәм химия укытучысы Рамазанова Г.Г. “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, Сосна урта мәктәбендә ачык дәрес һәм сыйныф сәгате күрсәтте. Укытучыбызга теләктәшлек белдереп, уңышлар телибез.
-
“Форпост”
02.02.2013
31.01.2013.
Мәктәбебезнең “Форпост” оешмасы членнары Шигапова М., Рамазанов Д., Фаттахов Н. тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова И.Б. җитәкчелегендә Борбаш мәктәбендә үткәрелгән семинарда катнаштылар. Семинар файдалы һәм эшлекле булды.
-
спартакиада 02.02.2013

31.01.2013.
Мәктәбебез укытучылары районда үткәрелгән спартакиада ярышында катнаштылар. Күп кенә спорт төрләрендә үз көчләрен сынадылар, матур күрсәткечләргә ирештеләр.
-
Рәйсә Галимҗановнаның 55 яшьлек юбилей кичәсе 02.02.2013

1.02.2013.
Бу көнне мәктәп җитәкчесе Рәйсә Галимҗановнаның 55 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үттек. Кичәдә, җитәкчебезне хөрмәтләп, укытучылар һәм укучылар иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур биюләр һәм җырлар башкардылар.
-
армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 24.01.2013

10нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Раилә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярышта III урынны яулады. Молодец, Раилә!














