Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Туризм ярышында.
24.04.2013
20.04.2013. Туризм ярышында.
Мәктәбебезнең туристлары Субаш мәктәбендә үткән ярышта үзләренең көчләрен сынады. Ярышта кече төркемдә Кадыйрова Айзилә, Гарифуллин Илһам, Шәрәфиев Нәсим, Гыймадетдинов Рафилләр, өлкән төркемдә Гарифуллин Ильяс, Фаттахов Наил, Корбангалиева Раилә, Ганиев Ирекләр катнашты. Ә Гарифуллин Ильяс ярышларда III урынны алды. Афәрин, егетләр һәм кызлар!
-
Тукай көннәре. 24.04.2013

22.04.2013. Тукай көннәре.
Мәктәбебездә Тукай көннәре башланды. Татар теле укытучысы Ибраһимова Х.Г. югары сыйныф укучылары өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Балалар бу сәгатьтә бик күп мәгълумат алдылар.
-
Язгы өмә. 22.04.2013

20.04.2013. Язгы өмә.
Шимбә көнне мәктәп коллективы язгы өмәгә чыкты. Кайбер укучылар мәктәп тирәсен чүп-чарлардан җыештырды, кайберләре эреп бетмәгән кар өемнәрен таратты – барысы да тырышып эшләде. Мәктәп тирәсе чистарып калды.
-
Китапханәдә кунакта. 20.04.2013

18.04.2013. Китапханәдә кунакта.
6 сыйныф укучылары татар теле укытучысы Накипова Л.М. белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Гөлнур апа белән кызыклы әңгәмә үткәреп, китаплар турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Китапханәче укучылардан бик канәгать калды.
-
“Ел укучысы” конкурсы. 17.04.2013

15.04.2013. “Ел укучысы” конкурсы.
Мәктәптә “Ел укучысы” бәйгесе үтте. Бәйгедә берсеннән-берсе сәләтле, белемле, тапкыр укучылар катнашты. Алар үзләре турында визитка һәм презентация эшләделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, тапкырлыкларын күрсәттеләр.
-
Лидер булу җиңелме? 15.04.2013

13.04.2013. Лидер булу җиңелме?
Мәктәбебезнең лидеры Корбангалиева Рания Салавыч мәктәбе каршында үткән “Лидерлар лагере”нда булып кайтты. Алар бик күп төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашып, үз сәләтләрен ачтылар, белемнәрен күрсәттеләр.
-
”Чәчәкләр бәйрәме” 14.04.2013

12.04 2013. ”Чәчәкләр бәйрәме”
Башлангыч сыйныф укытучысы Газимова Л.Р. укучылар өчен “Чәчәкләр бәйрәме” үткәрде. Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм чарасы барыбыз өчен дә файдалы һәм кызыклы булды.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 10.04.2013

9.04.2013. Башлангыч класслар атналыгы.
Мәктәптә “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” башланды. Исмагилова Р.З укучылар белән “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде. Балалар әйләнә-тирәбездәге кошлар белән таныштылар, командаларга бүленеп, кошлар турында кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр
-
Су – яшәү чыганагы. 10.04.2013

10.04.2013. Су – яшәү чыганагы.
Башлангыч сыйныф укытучысы Ибраһимова Д.М. укучылар өчен “Су – яшәү чыганагы” дигән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга аңлаешлы тел белән укытучы суның файдасы, әһәмияте турында сөйләде. Тәрбия сәгате файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Табигать уяна! 09.04.2013

8.04.2013. Табигать уяна!
4нче сыйныф укучылары укытучы Шарафиева Г.М.белән язгы табигатькә экскурсиягә бардылар. Алар табигатьне, кошларны күзәттеләр, елгада боз агуын карадылар. Экскурсия күңелле үтте.














