Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Балтач районы эчке эшләр бүлекчәсе полиция хезмәткәрләре Файзрахманов Н.Н., Зиганшин И.Ф., Хуснутдинов Р.Н. белән очрашу 27.10.2014

“Жизнь без наркотиков” айлыгы кысаларында 27 нче октябрь көнне 1-11 сыйныфлар өчен Балтач районы эчке эшләр бүлекчәсе полиция хезмәткәрләре Файзрахманов Н.Н., Зиганшин И.Ф., Хуснутдинов Р.Н. белән каникул алдыннан хокук бозулар, спайслар, юл йөрү кагыйдәләре, пожар куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде. 8-11 сыйныфтагы егетләр белән аерым яшьләр төркемнәре оешу, тәртип бозулар буенча сөйләшү узды. Балалар өчен мондый әңгәмәләр бик файдалы.
-
5 һәм 10 сыйныфлар өчен муниципаль контроль срезлар үткәрелә 23.10.2014

22-24 октябрьдә мәктәптә 5 һәм 10 сыйныфлар өчен муниципаль контроль срезлар үткәрелә. Укучыларның белемнәрен сынау бара. Барыгызга да уңышлар телибез.
-
15 нче октябрь – Хәтер көне. 14.10.2014

15 нче октябрь – Хәтер көне. 13 нче октябрь көнне мәктәбебездә 5-11 нче сыйныфлар өчен әлеге истәлекле вакыйгага багышланган класс сәгатьләре уткәрелде. Укучылар Казаныбыз тарихы белән бәйле вакыйгаларны тирән кызыксыну белән тынлап утырдылар. Мондый истәлекле көннәрне һәрберебез белергә тиеш!
-
Мәктәбебездә 2014-2015 нче уку елына президент сайлаулары уткәрелде. 11.10.2014

10 нчы октябрь көнне мәктәбебездә 2014-2015 нче уку елына президент сайлаулары уткәрелде. Әлеге сайлауларда 5-11 сыйныф укучылары актив катнаштылар. Тавышлар санын кандидатлар узләре тикшерделәр. Нәтиҗәләр буенча, 5 кандидат арасыннан 9 нчы сыйныф укучысы Камалетдинова Таңсылу сайлауларда җиңеп чыкты! Котлыйбыз аны!
-
Мәктәптә корбан ашы 10.10.2014

9 нчы октябрь көнне мәктәптә “Игенче” күмәк хуҗалыгы тарафыннан бирелгән корбан итеннән бик тәмле көндезге аш пешерелеп, балаларга ашатылды. Ашау алдыннан әхлак укытучысы Ахметзянова Р.К. тарафыннан Корбан бәйрәме турында вәгазь әйтелде. Без мәктәп коллективы исеменнән “Игенче” күмәк хуҗалыгына, тәмле ашлар пешерүче пешекче апаларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыбыз елның елында бу бәйрәмне көтеп алалар.
-
9 нчы октябрь көнне мәктәптә Балтач киносетеннән “Древо мира” исемле кино күрсәтелде. 10.10.2014

9 нчы октябрь көнне мәктәптә Балтач киносетеннән “Древо мира” исемле кино алып килеп күрсәтелде. Кинодан соң әхлак укытучысы Ахметзянова Р.К. белән очрашу уздырылды. Кинога карата карашларын, фикерләрен әхлак укытучысы Ахметзянова Р.К. аңлатып китте. Бу чара балалар өчен бик файдалы булды.
-
7 нче октябрь көнне Укытучылар көне үтте. 09.10.2014

7 нче октябрь көнне Укытучылар көне үтте. Үзидарә укучылары һәм зур теләкләре булган укучыларыбыз үзләрен укытучы итеп тойдылар. Алар укытучылар урынында балаларга дәресләр бирделәр. Киләчәктә укытучы һөнәре престижный булу үзебездән тора. Укучыларда укытучы һөнәренә хөрмәт белән карауны тәрбиялик. Укытучылар көне котлы булсын!
-
8 нче октябрь көнне мәктәптә зурлап Өлкәннәр көне уздырылды 09.10.2014

8 нче октябрь көнне мәктәптә зурлап Өлкәннәр көне уздырылды. Кунакка килгән әби-бабайларыбызга 5 нче сыйныф укучылары матур концерт күрсәттеләр. Чын күңелдән шигырь һәм җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр көне мөбәрәк булсын
-
Район узәгендә көзге ярминкә 07.10.2014

5 нче октябрь көнне район узәгендә зурлап көзге ярминкә уздырылды. Әлеге ярминкәдә Карадуган урта гомуми белем мәктәбе дә үз бакчасында җитештерелгән яшелчәләрне тәкъдим итте. Ярминкә матур җырлар белән бик куңелле үтте. Килгән кунаклар да канәгать калганнардыр дип өметләнәбез!
-
5 октябрь - укытучыларның профессиональ бәйрәме 03.10.2014

Бүген, 3 октябрь көнне, укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Карадуган балалар бакчасына өлкән группага йөрүче балалар мәктәбебезгә кунакка килделәр. Алар укытучылар коллективына чәчәкләр бәйләме һәм үзләренең матур теләкләрен шигырьләр һәм җырларда җиткерделәр. Бик зур рәхмәт аларга!












