Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
29 нчы апрель көнне Бөтендөнья бию 30.04.2014

29 нчы апрель көнне Бөтендөнья бию көне уңаеннан “Мирабль» бию төркеме кызлары белән берлектә флеш-моб узды. Бөтен мәктәп укучылары белән , төрле стильдәге биюләрне рәхәтләнеп биедек.
-
Филология фәннәре айлыгы дәвам итә. 29.04.2014

Филилогия декадасы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары “И бал блестит во всей красе” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
-
“Агач утырту көне” акциясе 27.04.2014

Безнең мәктәп укучылары “Агач утырту көне” акциясендә катнаштылар.
-
26 нчы апрель - Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2014

26 нчы апрель - Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Шагыйрьгә 128 ел тулу уңаеннан мәктәптә аны искә алу кичәсе үткәрелде.
-
Республикакүләм “Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип исемләнгән әхлак укытучылары семинары узды. 24.04.2014

23нче апрель көнне Республикакүләм “Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип исемләнгән әхлак укытучылары семинары узды. Семинарга хөрмәтле кунаклар – Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөхтәсибләр, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты – Мифтахов Фәрит Фәиз улы, ТР Президент аппараты каршындагы дини оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе – Гатауллин Илнур Илдар улы, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар багланышлар бүлеге башлыгы – Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти – Сәмигулллин Камил Искәндәр улы һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе – Җиһаншин Ильяс Исхак улы, “Хезмәт” газетасы редакторы – Зәкиев Вакыйф Мансур улы да килгән иде.
-
Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән 2003-2004 нчы елгы малайлар арасындагы баскетбол ярышлары 21.04.2014

19 нчы апрель көннәрендә Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән 2003-2004 нчы елгы малайлар арасындагы баскетбол ярышларында безнең мәктәпнең малайлар командасы II урынны яулап диплом белән бүләкләнде. Афәрин, малайлар!
-
Бөтендөнья татар хатын-кызларының"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары бездә кунакта 18.04.2014

18 нче апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзаларын каршы алдык. Мәктәбебездәге милли, рухи – әхлакый тәрбия эшчәнлегебезне тәкъбир итттек. “Муса Җәлил” музеенда “Кызыл ромашка ” штабы экскурсоводлары музей белән таныштырдылар.
-
Безнең мәктәптә филология айлыгы 14.04.2014

Апрель ае - безнең мәктәптә филология айлыгы . Төрле тел фәннәреннән кызыклы бәйгеләр, ачык чаралар, дәресләр планлаштырылды.
-
Укучылар иҗаты. 11.04.2014

Мәктәптәге яшь рәссамнарның галериясе эшләп килә. Ул даими рәвештә гел яңартып, тулыландырып торыла. Гафурова Миләүшәгә, Шакирзянова Айгөлгә, Нәбиева Йолдызга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Баскетбол ярышлары. 10.04.2014

Шушмабаш мәктәбе укучылары белән мәктәбебез егетләре арасында баскетбол буенча дусларча очрашу үтте.












