Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Күренекле шагыйрь, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин бездә кунакта 19.02.2015

17 нче февраль көнне уздырылган Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе кунагы – күренекле шагыйрь, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да аңлаешлы һәм күңелле итеп җавап бирде.
-
Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция 18.02.2015

17 нче февраль көнне мәктәбебездә Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарага республикабызның бик күп районнарыннан кунаклар килде. Укучылар 5 төрле секциядә сугыш чоры әдәбияты, Муса Җәлил иҗатына кагылышлы фэнни тикшеренүләре белән чыгыш ясадылар. Һәр секциядә иң эчтәлекле, уңышлы эшләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр бирелде.
-
Казанга экскурсия 14.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәбебезнең 10 укучысы Казанга хәйрия акциясе буенча оештырылган “Добрата и любовь спасут Мир” дигән исем астында уздырылган чарада катнаштылар. Бәйрәмне оештыручылар һәр балада күтәренке кәеф тудырдылар һәм истәлекле буләкләр тапшырдылар. Балаларга әлеге чара бик ошады.
-
Изге Вәли көненә багышланган бәйрәм кичәсе 14.02.2015

13 февраль көнне мәктәбебездә 8-11 нче сыйныфлар өчен Изге Вәли көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм кызыклы уеннарга, күңелле иҗади биремнәргә бай булды. Әлеге чара укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил призына хоккей ярышлары 14.02.2015

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Карадуган гомуми урта мәктәбендә Муса Җәлил призына хоккей ярышлары уздырыла.
-
Урманнарда янгын куркынычсызлыгына каршы көрәшкә багышланган рәсем конкурсы 11.02.2015

1-8 нче сыйныф укучылары арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгына каршы көрәшкә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Иң матур, эчтәлекле эшләр “Лес боится огня” дип аталган балалар рәсем конкурсына җибәрелде.
-
Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференция үткәрү турында. 09.02.2015

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елына эш планы нигезендә,Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты-Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан , шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан 2015 нче елның 17 нче февралендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Конференция үткәрү урыны Балтач районы, Карадуган урта гомуми белем мәктәбе.
Башлану вакыты. 10.00 сәгатьтә. Теркәлү 9.00 дан 9.50 .
Хәбәрләшү өчен телефоннар 8(84368)32119, 8(84368)24195 -
Лыжня Карадуван - 2015 09.02.2015

7нче февраль көнне “Лыжня Карадуван - 2015” үтте. Балалар, укытучылар, әти-әниләр зур теләк белдереп катнаштылар. 139 укучы, 23 укытучы, 15 әти – әни катнашты. Әти –әниләр белән эстафета үткәрелде.
-
ЧП "Хусаиновлар" призына хоккей ярышлары 07.02.2015

7 февраль көнне авылыбызның эшмәкәрләре Хөсәеновлар призына хоккей ярышлары узды. Елдан-ел бу ярышка күбрәк командалар катнаша. ПРизлы урыннарга акчалата премия бирелә. Егетләргә уңышлар теләп калабыз.
-
Тимурчылык эше дәвам итә. 06.02.2015

Тимурчылык эше дәвам итә. Укучыларыбыз дәресләрдән соң өлкәннәргә булышырга бик теләп баралар. Олыларга ярдәм кирәк булган һәр эшләрендә җиренә җиткереп булышалар: кар көрәү, өй җыештыру, су китерү һәм бүтән шундый эшләрне башкаралар.












