муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа ел карнавалында катнаштык 27.12.2016

Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары район күләмендә уздырылган яңа ел карнавалында катнаштылар.Карнавал кабатланмас мизгелләргә бай булды. Чара барышында укучылар да , тамашачылар да күп төрле биюләрнең шаһите булды, аларның тарихы белән танышты. Шулай ук егет-кызлар уеннарда катнашып, бүләкләр дә оттылар. Карнавал киче дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
"Бусагада яңа 2017 ел" 24.12.2016

5-8 сыйныф укучыларының яңа ел кичәсе "Бусагада 2017 ел" дип аталды. Убырлы урлаган Кыш бабайны Кащей бессмертный табып бирде. Яхшы гамәле өчен Кащейга концерт номерлары бүләк ителде. Берсеннән-берсе кызыклы маскалар, концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде. Укучыларыбызның чыгышлары әти-әниләрнең дә, килгән кунакларның да күңеленә хуш килде.
-
"Саумы, әтәч елы!" 24.12.2016

Мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре бара. Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен "Саумы, әтәч елы!" дип исемләнгән әкият-тамаша уздырылды. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен теләп күрсәттеләр. Кыш бабайның зур чанага төяп алып килгән бүләкләренә алар чын күңелдән шатландылар. Күмәк җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр бәйрәмгә матурлык өстәде.
-
"Зәңгәр ут яктысында" 23.12.2016

9-11 сыйныф укучылары мәктәпнең яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрделәр. Алар өчен "Зәңгәр ут яктысында" дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичәне 11 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәм дәвамында яңа ел җырлары җырланды, матур биюләр башкарылды, укучыларыбыз тарафыннан куелган мәзәкләр көчле алкышларга күмелде. Соңыннан бәйрәм дискәтүге уздырылды. Кыш бабай белән Кар кызына, яңа ел Әтәченә дә бәйрәм бик ошады.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 22.12.2016

Мәктәбебездә әти-әниләр жыелышы булып узды. Анда уку һәм тәрбия торышы турында сөйләшенде,каникуллар алдыннан тагын бер кат балаларның иминлеген кайгырту турында искәртелде. Жыелышта шулай ук ПДН инспекторы, психолог, МЧС хезмәткәрләре дә чыгыш ясады.
-
Психологлар килде. 22.12.2016

Бүген район мәгариф идарәсенең әти-әниләргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән психологлар килде. Алар 1, 9, 11 сыйныф укучылары белән очраштыларһәм укучыларга тренинглар уздырдылар. Әлеге очрашу психологларда да, укучыларда да матур тәэсирләр генә калдырды.
-
"Шигъри сабантуй-2016" 21.12.2016

КФУ уздырган "Шигъри сабантуй-2016" бәйгесендә катнашып 9 сыйныф укучысы Сафиуллина Лилия "Яшь батыр" номинациясендә 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. 20.12.2016

"Хыял" балалар оешмасында яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучыларыбыз мәктәпне бизәү, сыннар ясау белән мәшгуль. Сыйныфлар арасында яңа ел рәсемнәренә конкурс игълан ителде. Шулай ук маскалар әзерләү, җыр-биюләр кабатлау да оешкан төстә бара. Бәйрәмнәргә рәхим итегез, дуслар!
-
"Буду бдительным на льду." 19.12.2016

Мәктәбебез укучылары район күләмендәге конкурсларда теләп катнашалар. "Буду бдительным на льду" дип исемләнгән рәсем конкурсында да башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. 2 сыйныф укучысы Пантюхина Ульяна әлеге конкурста 2 урынны яулады һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Контроль эшләр бара. 19.12.2016

Сыйныфларда 2 чирекне йомгаклау буенча муниципаль контроль эшләр бара.









