муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Чаңгы юлы-2017" 11.02.2017

Мәктәп күләмендә "Россия чаңгы юллары-2017" акциясенә кушылып барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга бастылар.
-
"Иң шәп вожатый-2017" 10.02.2017

Район күләмендә "Иң шәп вожатый-2017" республика конкурсының район этабы узды. Әлеге конкурста "Хыял" балалар оешмасыннан Ләйлә Мөбәрәкова катнашты. Ләйлә конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, 3 урынны алды. Молодец!
-
Профориентация 09.02.2017

Мәктәп күләмендә укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән күп чаралар үткәрелә. Шул уңайдан бүген мәктәпкә кунакка район полиция бүлеге хезмәткәре, участок испекторы Муллахметов Фәнил Шамил улы килде. Ул укучыларны полиция хезмәткәрләренең вазыйфалары белән таныштырды, әлеге профессияне кайсы уку йортларында алырга мөмкин икәнлеген аңлатты. Шулай ук ир-егетләр өчен армия хезмәтенең дә мөһим булуын аңлатты.
-
"Сыйныф җитәкчесе-2017" 07.02.2017

Район күләмендә "Сыйныф җитәкчесе-2017" конкурсы бара. Әлеге конкурста мәктәбебездән башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Зиннатулловна катнашты.
-
"Ел укытучысы-2017" 05.02.2017

Район күләмендә узган "Ел укытучысы-2017" конкурсында мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Камилевна катнашты.
-
Конкурс "Новогодняя сказка" 03.02.2017

4 сыйныф укучысы Салихов Илфар "Новогодняя сказка" дип исемләнгән республика күләмендә узучы конкурсның район турында катнашты һәм "Зимушка зима" исемле шигырь сөйләүчеләр номинациясендә 3 урынны яулады.
-
Укытучыларның кышкы спартакиадасы. 01.02.2017

Укытучыларыбыз кышкы спартакиада кысаларында узучы ярышларда катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Чаңгы ярышында Мухаметгалиев Ранил ир-егетләр арасында 2 урынны яулады. Шулай ук канат тарту буенча мәктәбебез командасы район мәктәпләре арасында 2 призлы урынга лаек булды. Молодцы!
-
Татар телендә ОГЭ бирергә әзерлек 30.01.2017

9 сыйныф укучылары математикадан һәм сайланма фәннәрдән татар телендә сынау имтиханнары тапшыралар.
-
Волейбол 30.01.2017

Мәктәбебезнең укытучылар командасы кышкы спартакиада кысаларында узучы волейбол ярышында катнаштылар
-
Армспорт 28.01.2017

Район күләмендә 2000-2004нче елгы укучылар арасында кул көрәше буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары актив катнашты. Безнең җиңүчеләр: Сабиров Рамил-1 урын, Фазылянов Ралиф-1 урын, Свиридов Алик- 1 урын, Закирова Зилә-2 урын, Кузнецов Кирилл-2 урын, Салахетдинова Эльвира- 3 урын, Хабибрахманов Айнур-3 урын. Әлеге уңышлар кул көрәше буена оештырылган түгәрәккә даими йөрү нәтиҗәсе. Молодцы!









