муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Гражданлык иминлеге буенча өйрәнүләр узды. 09.12.2016

Мәктәбебез укытучылары район күләмендә узучы гражданлык иминлеге буенча өйрәнүләрдә катнаштылар һәм үзләренең гадәттән тыш вакыйгалар шаһиты булган очракта каушап, куркып калмауларын әлеге өйрәнүләрдә расладылар. Өйрәнүләр вакытында мәктәбебез үзенең чын халыкны кабул итү пункты икәнен күрсәтте.
-
Бездә-кунаклар 09.12.2016

Мәктәбебезгә кунакка сугыш чоры балалар килде. Аларга чәй табыны оештырылды, конерт куелды. Шулай ук сорау-җавап сәгате оештырылды.
-
Тарих атналыгы дәвам итә. 09.12.2016

Тарих атналыгы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары катнашында суд күренеше күрсәтелде. Чара барышында тәртип бозган, җинаять кылган очракта закон буенча нинди җаваплылык каралганлыгы аңлатылды.Әлеге чарадан соң укучылар өчен дискотека уздырылды.
-
Рус теленнән йомгаклау иншасы. 07.12.2016

11нче сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар.
-
Кыш бабай килде. 07.12.2016

Инвалидлар декадасы кысаларында, Кыш бабай һәм Кар кызы, өйдә белем алучы 1 сыйныф укучысы Эльвинага яңа ел күчтәнәчләре илтте. "Детская общественная приемная" проекты буенча эшләүче Ләйлә Мөбәрәкова Кар кызы буларак Эльвинаны бәйрәм белән котлады.Ә "Хыял" балалар оешмасыннан килгән Кыш бабай аңа оешма әгъзаларының да котлавын җиткерде һәм мәктәптә узачак бәйрәмгә чакырды.
-
"Хыял" балалар оешмасында яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. 06.12.2016

"Хыял" балалар оешмасында яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Үзидарә әгъзалары бүген җыелышып эш бүлештеләр, бәйрәмгә мәктәпне бизәү, концерт программалары төзү, маскалар әзерләү буенча фикер алыштылар.
-
Тарих атналыгы башланды. 05.12.2016

Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә. Бу атна дәвамында тарих атналыгы узачак. Бүген әлеге атналык кысаларында тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковна 11 сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте.
-
ОГЭга әзерлек дәвам итә. 02.12.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары ОГЭга әзерлек максатыннан рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр.
-
"Стоп ВИЧ/СПИД" 02.12.2016

"Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенсоюз акциясенә кушылып мәктәптә барлык классларда да бердәм дәрес уздырылды. Әлеге дәресләрдә укучыларга СПИДның куркыныч чир икәнлеге аңлатылды, презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде.
-
Нәфис сүз конкурсы 02.12.2016

5-9 сыйныф укучылары арасында әниләргә багышланган шигырь конкурсы уздырылды. Конкурста барлыгы 13 укучы катнашты. Нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. 1 урында-Багуетдинов И., Хабибуллин Р., 2 урында- Гарипова Г., Ризванова Д., Сафиуллина Л., 3 урында-Асхадуллина И., Габделхакова Р., Фәләхетдинова Д., Муллахметова А.,Зиннатуллина А., Ашрапов Р.,Фазлыев И., Шарипова Г. Әлеге укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.









