МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 371 ( 372 ) 373 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты 25.04.2011

2011 елның 26 апрелендә алтынчы тапкыр узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты булачак. Быел акция берничә чарадан тора: Татарстан Республикасы мәктәп, урта һәм югары уку йортлары арасындагы бәйге, “Интернет татарча сөйләшә!”, автохәрәкәт, “Татар-дозор” маҗара уены һәм Бауман урамындагы концерт.
-
Кушлавычтан җиңү белән! 24.04.2011

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Гөлнур әлеге бәйгедән зур җиңү белән - II урын яулап кайтты
-
Мәктәп кунаклар каршы алырга әзерләнә 24.04.2011

Мәктәп кунаклар каршы алырга әзерләнә. Иртәгә Бөрбаш урта мәктәбе базасында экологик конференция үткәреләчәк.
Мәктәптә әлеге чарага әзерлек эшләре гөрли
-
Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылы презентацияләр бәйгесендә җиңгән авторларны кунакка көтә! 21.04.2011

Агымдагы елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. Мәктәбебез укучысы Шәрипова Гөлнур әлеге бәйгенең җиңүчеләре исемлегендә.
-
Шигырь конкурсы 19.04.2011

Г. Тукай айлыгы кысаларында укучылар арасында шигырь конкурсы үткәрелде
-
“Inter@каләм”гә балалар шигырен юлла! 17.04.2011
“Intertat.ru” Татарстан Республикасы электрон газеты шигърияттә яңа исемнәрне барлау, укучыларны яңа шигырьләр белән таныштыру һәм сетература традицион әдәбиятның яңа бер популяр юнәлеше булуын күрсәтү максатыннан үзенчәлекле интерактив конкурс уздыра. -
Волейболчы кызларыбыз III урынны яулады 17.04.2011

Бөрбаш урта мәктәбе спорт залында волейбол ярышлары үткәрелде. Кызлар командасы III урынны яулады!
-
Авыл мәдәният йортында йомгаклау концерты 16.04.2011

15 нче апрель көнне укучыларыбыз еллык эшкә анализ ясау максатыннан иҗат – отчет концерты үткәрде. Концерт алдыннан хәйрия ярминкәсе оештырылды. Укучыларыбыз үзләре пешергән ризыклары, теккән, бәйләгән киемнәре белән сату иттеләр.
-
Укытучыларның хезмәтенә яңача түләү системасы - законлы түгел! 16.04.2011

Укытучыларның хезмәтенә яңача түләү системасы - законлы түгел! Әлеге карарны Воронеж суды игълан иткән. Суд карары буенча хөкүмәт укытучыларга узган 3 ел өчен миллион ярым сум чамасы хезмәт хакын кире кайтарырга тиеш.
-
"Йолдызлык 2011" район конкурсында укучыларыбыз 14.04.2011

"Йолдызлык 2011" район конкурсының йомгаклау концертында мәктәпнең бию коллективы чыгыш ясады










