МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 371 372 373 ( 374 ) 375 376 377 378 379 380 >>
-
Педагогик киңәшмә
05.04.2011
4нче март көнне укытучыларыбызның чираттагы педагогик киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибе буенча,әлеге киңәшмәдә Мәгъфүр Раифовичның “Белемнең сыйфатын күтәрүдә тестларның кулланылышы һәм нәтиҗәсе”, Раушания Урановнаның “Мониторингларның белем бирүдә сыйфаты”, Фирания Ханифовнаның “Тәрбиянең төп асылы гаилә белән мәктәпнең бердәмлегендә” темаларына чыгышлары тыңланды
-
Профессиональ лицей №96 хезмәткәрләре белән очрашу 05.04.2011

Мәктәптә профессиональ лицей №96 хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуда 9-11 сыйныф укучылары профлицей, аның эшчәнлек юнәлешләре белән таныштылар.
-
Рәсем конкурсы 02.04.2011

Мәктәптә Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган чараларга старт бирелде. Беренчеләрдән булып эшкә яшь рәссамнар алынды.
-
Мәктәбебез матбугат битләрендә 02.04.2011

Язгы каникулның беренче көнендә мәктәптә үткәрелгән "Кошлар көне" һәм "Карга боткасы" бәйрәмнәре турындагы язмалар матбугат битләрендә басылып чыкты. Язмадагы сылтамалар буенча алар белән таныша аласыз.
-
Макулатура җыйнау өмәсе 01.04.2011

Бүген бездә макулатура җыйнау өмәсе
-
Мәктәптә "INTEL – Обучение для будущего” программасы буенча укулар башланды 29.03.2011

Мәктәптә "INTEL – Обучение для будущего” программасы буенча укулар башланды
-
Кубок безнекеләрдә
28.03.2011
Мәктәпләр арасында үткән волейбол ярышларында безнең кызларыбыз командасы I урынга лаек булып, район күчмә кубогын алдылар.
-
Авылдашыбыз, атаклы көрәшче Фидаил Шакиров призына көрәш бәйгесе 27.03.2011

26 март мәктәпнең спорт залында авылдашыбыз, атаклы көрәшче Фидаил Шакиров призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Районыбыз мәктәпләреннән һәм күрше районнардан килгән яшь көрәшчеләр бәйгедә бил алышты.
-
Нәүрүз бәйрәме 26.03.2011

26 март көнне авылыбыз күләмендә үткәрелгән “Нәүрүз” бәйрәмендә мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Җырчы кызларыбыз авыл халкына матур җырларын бүләк иттеләр, бертөркем укучыларыбыз күңелле ярышларда катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.
-
Шахматчыларыбызның чираттагы уңышы 26.03.2011

26 мартта СХПК "Игенче" призына ир-егеләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә үткәрелгән шахмат бәйгесендә 11 сыйныф укучысы Мифтахова З. II урын яулады.










