• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Кушлавычтан җиңү белән!

Опубликовано: 24.04.2011

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Гөлнур әлеге бәйгедән зур җиңү белән - II урын яулап кайтты 

Кушлавычтан фоторепортаж

(Әлегә бар фотолар да куелмады, берничә көннән видеоязма да куелачак)

Мәшһүр шагыйрь, татар халкының данлыклы улы Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта үткәрелде. Тантана Оскар премиясен тапшыруга тиң булды - иң элек беренче урынга өмет иткән финалистларның эшләре тәкъдир ителде, алар хөрмәтенә Кушлавыч мәктәбе укучылары җырлар һәм биюләр башкардылар, бары тик аннары гына урыннар игълан ителде. Җиңүчеләр кулны кысып һәм дулкынланып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең грамота/дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләрен кабул итеп алдылар.

Әмма бәйгенең иң зур бүләге - Габдулла Тукайның кендек каны аккан туган авылына аяк басу барлык финалистлар өчен дә уртак булды. Бу бүләкне алырга дип, Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы белән Ульян өлкәләреннән чакырылган катнашучылар да килгән иде.

Семинарда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алганнан соң, иң беренче булып, Тукай һәйкәленә юл тотылды. Катнашучыларның барысы да диярлек шагыйребезне хөрмәтләп һәм якты истәлеген искә алып кулларына чәчәкләр тотып килгәннәр иде. Тукай һәйкәле чәчәкләргә күмелде, горур Тукайга үрелеп караган йөзләр беренчесен әлеге язгы көннең кояшлы, җылы һәм шул кадәрле матур икәненә игътибар иттеләр.

Һәйкәл янында күмәк фотога төшкәннән соң, семинарда катнашучылар Кушлавыч зиратында Мөхәммәтгариф хәзрәт Тукаев каберенә янында дога кылып алдылар. Дога кылыр алдыннан, Әсфәндияр мулла авыл кунакларын Габдулла Тукайның беренче атлаган адымнары, аның әти-әнисе турында тирән эчтәлеккә ия күп кенә тарихи истәлекләр белән дә таныштырды.

Зираттан соң семинарда катнашучыларны Тукаевларның музей-йортында көтеп торалар иде. Тукаевлар музей-йортының экскурсоводы Ләйлә Мөхәммәтшина бик тәфсилләп Габдулла Тукай белән бәйле хатирәләр һәм музейның 700 гә якын экспонаты белән таныштырды.

Музей-йортта һәр экспонат, әлбәттә, кадерле. Алар арасында рәссам Магдалина Мавровская рәсемнәре дә бар. Ул 1951 елда Кушлавычка кайтып, бер атна дәвамында авыл мәктәбендә яшәп, авыл, Габдулла Тукай, аның нәселе, йорты белән танышып, музейга Тукай белән бәйле рәсемнәрен ясап, истәлеккә калдыра. Алар бүген исә, музейның күрке булып тора. Арасында Тукайның әнисе, әтисе, шагыйрьнең портретлары бар.

Төшке аштан соң бәйгедә җиңү яулаган эшләр белән танышу һәм бүләкләү тантанасы башланып китте. Иң беренче булып “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясе эшләре каралды. Укучылар презентация белән чыгыш ясау белән беррәттән Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар, үзләренең һәвәслеген күрсәттеләр. Бу номинациядә җиңүче булып үткен телле яшь шагыйрь, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре 29нчы мәктәбенең 9 нчы б сыйныф укучысы Хафизов Алмаз танылды.

Икенче номинациядә “Безнең уен” викторинасы белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лизунина Эльвира җиңү яулады. Әлеге эш гади генә PowerPoint программасында тулысынча диярлек автоматлаштырылган иде.

“Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы видеопрезентация” номинациясендә беренче урынга ике катнашучы лаек булды. Аларның берсе укучы балага (“Куен дәфтәрем. Габдулла Тукай шигырьләре” видеопрезентациясе өчен Бөгелмә шәһәре 5нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Гөлназга), икенчесе укытучыга (“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” видеопрезентациясе өчен Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ситдикова Гөлшатка) бирелде.

Гран-прига “Тукайлы балачак” видеопрезентациясе лаек булды. Аның авторы - http://tarkhanova.ru сайтының авторы, Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы.

Бәйгедә Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сәвәдебаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Яфарова Роза Равил кызы да чакырылганнар иде. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы нигезендә бәйгедә катнашып ул кадәр үк югары урыннар яуламаган, әмма үзе артыннан күп кенә укучыларны һәм укытучыларны әлеге бәйгегә җәлеп иткән укытучыларны да билгеләп үттеләр, аларга "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тантанага бәйгенең жюри әгъзалары, Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм фотохәбәрчесе Ильяс Гыйләҗетдинов, "Татар заманы" (tatartime.com) электрон газетасы журналисты Гөлназ Габдрахманова, җирле авыл советы җитәкчеләре һ.б. кунаклар да килгән иде.

Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева әлеге бәйгене үткәрүдә зур өлеш кертүләре, бәйгенең җиңүчеләрен каршы алып тантананы зурлап үткәргәннәре өчен Кушлавыч мәктәбенә дә кыйммәтле бүләк тапшырды, Министрлар Кабинеты һәм барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде.


Источник: http://www.belem.ru/tuqai125-rezult

Фоторепортаж:
Кушлавычтан фоторепортаж (23 апрель)

К списку новостей