Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Проект тәмамланды. 23.12.2014

Уртанчылар төркемендә бер атна "Чыршы" проекты дәвам итте. Проектны йомгаклап, әти-ниләр арасында "Матур чыршы" конкурсы игълан ителде. Конкурста барлык гаиләләр дә актив катнаштылар, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сыннар ясадык. 22.12.2014

Бакчабыз хезмәткәрләре бу көннәрдә территорияне бизәү өстендә бик нык эшләделәр. Ишегалдына килеп кергәч үзенне әкият дөньсында кебек хис итәсен. Хезмәткәрләр төрле әкият геройларын кардан ясап катырдылар.
-
Башланды... 18.12.2014

Бу көннәрдә бакчабызда эшләүчеләр Яңа ел рухы белән яши. Территориябезне бизәү эшләрен башладык. Балалар өчен шугалак, лабиринт һ.б. ясалды. шулай ук төрле әкиятләрдән сюжетлар уйлап табып, безнең оста куллы хезмәткәрләребез һәр көнне яңа бер әкият патшалыгы булдырдылар.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 15.12.2014

Бакчабызның һәр төркемендә Яңа елга әзерлек эшләре башланды: төркемнәребезне бизәдек, бәйрәм кунагы - чыршы да әзер.
-
Тау ясыйбыз бергәләп... 12.12.2014

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар ел саен кар яугач, үзләренә шуар өчен шугалак ясыйлар.
-
Бүләк! 08.12.2014

1-10 декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар төркемдәш дуслары Раязга бүләк әзерләделәр.
-
Семинар. 04.12.2014

Бүген безнең балалар бакчасында район тәрбиячеләре өчен "Балалар бакчасында патриотизм хисләренең әхлакый нигезен булдыруда яңа алымнар куллану" дигән темага семинар булды. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Зөлфия Нургаяновна "Сөйләм үстерү белем бирү өлкәсе" буенча "Икмәк кадере" дигән темага ачык эшчәнлек күрсәтте.
-
Семинар. 04.12.2014

Үзенең эш тәҗрибәсен республика һәм район күләмендә тәрбиячеләргә тараткан бакчабызда 35 ел тәрбияче булып эшләүче Гөлфәния Тәлгатевна үз тәҗрибәсеннән чыгып "Балаларга рухи тәрбия" темасына чыгыш ясады.
-
Семинар. 04.12.2014

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Социаль-шәхси белем бирү өлкәсе" буенча театральләштерелкән күренеш "Каз өмәсе" күрсәттеләр. Анда кул эшләре, кунакчыллык, туган авылга һәм башка милләт халкына булган мөнәсәбәтләр чагылдырылды.
-
Семинар. 04.12.2014

"Туган авылым" проекты кысаларында әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.









