Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 101, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Кеше һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары 29.10.2012

Парламент дәресләре кысаларында уздырылган "Кеше һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары" исемле 10-11 сыйныфлар өчен үткәрелгән дәрестә җирле үзидарә советы рәисе Галиәхмәтов И. И. та катнашты. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Шакирова Р. Р. алып барды. Галиәхмәтов И. җирле үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды, һәм укучылар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде. Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Дәрес бик эчтәлекле, файдалы булды.
-
Минем хокукларым 26.10.2012

24.10.2012 көнне мәктәбебезнең җәмгыять укытучысы Шакирова Р. Р. башлангыч сыйныф укучылары өчен парламент дәресе кысаларында "Минем хокукларым" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Укучыларга слайд-шоу ярдәмендә бурычлары, хокуклары аңлатылды. Чара файдалы һәм эчтәлекле булды, 1-4 сыйныф укучыларына бик ошады.
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2012

7 нче сыйныфта Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. "Кишерләр" һәм "Чөгендерләр" командасына бүленеп укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар. Ике команда да җиңүче дип табылды. Бәйрәм барысына да бик ошады.
-
Сөмбелә 23.10.2012

5 нче сыйныфта Көз бәйрәме Сөмбелә үткәрелде. Көзге уңышка сөенеп, көз фасылының матурлыгын шигырьләрдә, җырларда мактадылар. Үзара ярышып, бәйрәм хуҗасы Сөмбеләне сайладылар. Төрле кызыклы конкурсларда җиңеп, бу исемне Нуриева Айгөл яулады.
-
Инглиз теле түгәрәге 22.10.2012

Балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләр атнага 2 тапкыр түгәрәктә инглиз теле өйрәнәләр. Мавыктыргыч уеннар, шигырь, җырлар аша сөйләшергә өйрәтүче шөгыльләрне балалар бик яраталар.
-
Үз хокукларыбызны һәм бурычларыбызны беләбезме? 19.10.2012

17.10.2012 көнне 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Үз хокукларыбызны һәм бурычларыбызны беләбезме?" исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укучылар үз хокукларын һәм бурычларын тагын бер тапкыр искә төшерделәр, белемнәрен тикшерделәр.
-
Минем хокукларым һәм бурычларым 19.10.2012

Октябрь традицион хокук айлыгы. Без ел саен "Парламент дәресе" кысаларында уздырылган конкурсларда һәм чараларда актив катнашабыз. Быел да башлангыч сыйныф укучылары рәсем, ә 7 класс укучылары газета конкурсында катнаштылар.
-
ЦИРК - FORTUNA 19.10.2012

18.10.2012 көнне мәктәпкә цирк артистлары килде.
-
Парламент дәресләре 18.10.2012

Мәктәбебездә әлегесе вакытта "Парламент дәресләре" кысаларында тәрбия сәгатьләре бара.
-
Табигатькә экскурсия 15.10.2012

Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, үзара дуслык, бер-береңгә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Садыйкова Резеда апалары белән көзге экскурсиягә чыктылар.










