Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 101, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Математикадан олимпиада
24.11.2012
Математика буенча районда үткәрелгән олимпиадада 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Рәзил призер булды. Алдагы олимпиадаларда уңышлар сиңа Рәзил!!!
-
Мини-футбол 24.11.2012

Мәктәбебезнең егетләр командасы районда үткәрелгән мини-футбол ярышында III урынга лаек булдылар. МОЛОДЦЫ егетләр!!!
-
Уңыш бәйрәме - 2012 22.11.2012

22 нчы ноябрь көнне 8-11 класслар өчен "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә төрле әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кунагы - күмәк хуҗалык рәисе Галиев Зөлфәт Фирдәвес улы җәй көннәрендә эшләгән егет-кызларга бүләкләр тапшырды.
-
Класс җитәкчеләре конкурсы 20.11.2012

16.11.2012 көнне районның иң алдынгы класс җитәкчеләре көч сынаштылар. Беренче тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыеп, безнең мәктәп укытучысы Шакирова Рәмлә Ренат кызы икенче турга үтте һәм анда да уңышлы чыгыш ясап 2 нче урын яулады. Рәмлә Ренатовнаны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Класс җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы 17.11.2012

16.11.2012 көнне мәктәпнең класс җитәкчеләре методик берләшмә утырышы булды. 11 нче сыйныфта "Нәрсә ул бәхет?" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтелде. Сыйныф җитәкчесе Исламгалиева Розалия Фоатовна.
-
"Сабантуй газетасы" хезмәткәрләре белән очрашу 16.11.2012

16.11.2012 көнне мәктәбебездә "Сабантуй газетасы" хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Алмаз Хамзин үзенең юмор осталыгын күрсәтте.
-
Эрудит-клуб 09.11.2012

7.11.2012 көнне, район күләмендә "Казанның истәлекле урыннары" дигән исем астында "Эрудит-клуб" уены булды. Безнең мәктәп командасы беренче урынны яулады. Молодцы!!!!!
-
Сөмбеләдә кунакта 03.11.2012

2.11.2012 көнне 6 нчы сыйныф укучылары "Сөмбелә" бәйрәмен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Класс ике командага бүленеп көч сынашты. "Көзге алмалар" (кызлар) һәм "Яшелчәләр" (малайлар) командалары төрле әкиятләрдән күренешләр күрсәттеләр.
-
Корбан бәйрәме 02.11.2012

27.10.2012 көнне мәктәбебездә Корбан бәйрәме үткәрелде. Икенче озын тәнәфестә мәктәпнең барлык укучылары Корбан ашына җыелдылар. Әхлак түгәрәгенә (җитәкчесе Галиева С. М.) йөрүчеләр Корбан гаете турында шигырьләр сөйләделәр, белгән догаларын яттан укыдылар. Күңгәр мәчетеннән килгән Рубис хәзрәт Корбан гаете турында чыгыш ясады. Соңыннан укучылар, укытучылар Корбан ашыннан авыз иттеләр. Яшел үзән районында яшәүче Күңгәр авылы кияве Илгизәр хәзрәткә, әти-әнисе Түбән Шашы авылыннан булган Котдусов Ринат Рәшит улына һәм Күңгәр авылы мәчетенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сөмбелә 01.11.2012

Башлангыч сыйныф укучылары Сөмбелә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә матур җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр. Көз турында сынамышлар әйттеләр, яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмдә Көз кызы, төрле яшелчәләр дә катнашты.










