Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 101, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Фәнни-практик конференция "Кеше һәм табигать"
21.03.2013
Арча район үзәгендә урнашкан 2 нче номерлы мәктәптә, 20.03.2013 көнне үткәрелгән экологик секциядә катнашып, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шагалиев Инзиль III урынга лаек булды.
Татар әдәбияты секциясендә катнашып 10 нчы сыйныф укучысы Сафарова Гөлназ Диплом белән бүләкләнде. Бу укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Ритм" бию төркеме 20.03.2013

Мәктәбебезнең "Ритм" бию төркеме Балтачта узачак "Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона турына әзерләнә. Җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлназ Наилевна
-
Йолдызлык-2013 16.03.2013

Районда үткәрелгән Йолдызлык-2013 фестиваленең гала концертында безнең мәктәптән өч чыгыш күрсәтелде. "Ритм" бию төркеме, Шигапова Гөлгенә I дәрәҗә лауреат, Саммасов Раил III дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар.
-
Әбекәй - алтыным, минем иң якыным 07.03.2013

6 нчы март көнне 2 нче сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Фатихова Ф. Х.) 8 март бәйрәме уңаеннан әбиләрне чакырып, "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" дигән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2013

Күңгәр балалар бакчасында 8 март уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә әниләр, әбиләр, апалар чакырылган иде. Кичәне тәбияче Гарипова Фаилә алып барды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2013
4 нче март көнне 4 нче сыйныф укучылары гаилә бәйрәме үткәрделәр. Әти-әниле булу үзе бер бәхет. Алар белән бергәләп шундый бәйрәмнәр үткәрү, алар янында булу үзе бер бәхет. Шундый матур бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Галиева Суфия Мансуровна оештырды.
-
Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары 04.03.2013

1 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, 10 нчы сыйныф укучылары Сабиров Разил, Шагалиев Инзил I урынны, Сафарова Гөлназ II урынны алдылар. Сабиров, Шагалиев экология, химия, биология секциясендә, ә Сафарова - татар филологиясе секциясендә катнаштылар.
- "Эрудит - клуб" уены 02.03.2013 Район күләмендә үткәрелгән, театр темасына багышланган "Эрудит-клуб" уенында Күңгәр урта мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды. Район буенча иң яхшы уйнаучы безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил дип табылды.
-
Туган тел көне 22.02.2013

21.02.2013 көнне мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичә барлык сыйныфлар өчен дә оештырылды һәм 10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан алып барылды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлфия оештырды.
-
Әти белән күңелле 20.02.2013

Икенче сыйныфта "Әти белән күңелле" темасы астында, ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Шагалиева Ә. Х.










