Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80
-
Чыгарылыш кичәсе 29.05.2014

Бакчабыз бүген бераз моңсуланып калды. Чөнки ничә ел бакчабызда йөргән балаларыбыз үзләренең яратып йөргән бакчалары һәм тәрбияче апалары белән саубуллаша. Бу шатлыклы көн белән уртаклашырга аларның әти-әниләре дә килгән иде. Килгән кунаклар "Мәктәп аланында" дигән бик матур кичә карадылар. Әти-әниләр үзләренең балалары белән горурланып утырдылар. Шундый зур көч куйганнары өчен алар тәрбиячеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Чәчәкле алан 19.05.2014

Бүген бакчабызда балалар белән "Чәчәкле аланда" дигән чара оештырылды. Бу чарада балалар чәчәкләр һәм үсемлекләрне танып белергә өйрәнделәр. Бик күп эчтәлекле биремнәр белән беррәттән табышмакларга да дөрес җавап бирә алдылар. Чара җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды.
-
Музейга сәяхәт 12.05.2014

"Үткәнеңне белмичә киләчәк юк" диләр. Без шул максаттан балалар белән берлектә мәктәптә оештырылган музейга сәяхәт кылдык. Монда балалар әби-бабайларыбыз эшләгән эш кораллары, аларның кием-салымнары, көнкүреш җиһазлары белән таныштылар. Балалар музейдагы борынгы җиһазлар белән бик кызыксынып таныштылар.
-
Юл йөрү кагыйдәсен өйрәнәбез 16.04.2014

Юлда халәкәтләр еш булып тора. Куркынычсызлык кагыйдәсен саклау безнең төп максатыбыз. Шул уңайдан бакчабызда һәрдаим балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен тәрбияче апалары аңлатып һәм исләренә төшереп тора. Бакчада әзерләнгән ярдәмлекләр аша балалар юл билгеләрен танып белергә өйрәнәләр.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2014

Көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкында борынгыдан үткәрелә торган зур бәйрәме бар. Ул - Нәүрүз бәйрәме. Бу уңайдан мәктәптә зур чара үткәрелде. Бу чарада оештырылган уеннарда безнең бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз да бик теләп катнашты.
-
Пожар куркынычсызлыгы 17.03.2014

Бакчада бүген пожар куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча чираттагы тикшерү үтте. Пожар инспекторлары тарафыннан балаларга һәм тәрбиячеләргә инструктаж үткәрелде. Бу юнәлештә бакчаның эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Инспекторлар балалар белән әңгәмәләр, төрле ситуация вакытында үз-үзеңне дөрес итеп тоту, югалып калмаска, тиешле номерга яки өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәклеген искәрттеләр.
-
8 март 06.03.2014

Сегодня прошел праздничный утреннник, посвященный Международному женскому дню. На праздник были приглашены мамы, бабушки. Для них были подготовлены концертные номера и подарки, выполненные детьми. Утреннник прошел в доброжелательной атмосфере. праздник всем понравился.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт 21.02.2014

21 февральдә безнең бакчада "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Балалар концерт номерлары һәм бүләкләр әзерләделәр. Әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2013

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Кунелләргә сафлык, моң салып.Яна елда саулык,бәхет килсен,Кышкы бураннарга уралып.Бакчабызда бүген зур бәйрәм - Яңа ел килә. Ата-аналар өчен балалар көче белән әзерләнгән зур кичә үтте. -
Безнең сыннарыбыз 23.12.2013

Кыш җитүгә табигать бар җиһанны ак төскә күмә. Ә без шул карлардан матур итеп сыннар ясарга яратабыз. Безнең сыннарыбызга сокланмыйча калган кеше юк. Сез дә карап карагыз әле!





