Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80
-
Саф һава-тәнгә дәва 21.12.2015

Саф һаваның тәнгә дәва икәнен һәрберебез беләбез. Балалар белән җәйге верандада "кунак-кунак" дигән сюжетлы уен оештырылды.
-
Канатлы дусларыбызны онытмыйбыз 18.12.2015

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан, кошлар өчен тагын бер "ашханә" булдырдык.
-
Каенкай- без тагын синең яныңда 16.12.2015

Без бүген балалар белән экологик сукмак буенча табигатькә экскурсия оештырдык. Бу экскурсиядән балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Балалар табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштылар. Табигатькә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Тәҗрибә үткәрәбез
14.12.2015
Бакчада план нигезендә һәрдаим тәҗрибәләр үткәрелә. Тәрбияче җитәкчелегендә "Кар" дигән кыска вакытлы тәҗрибә-проект үткәрелде. Нинди кар тизрәк эрер? Көпшәк кармы әллә тапталганымы?
-
Уңышлар сезгә, балакайлар! 11.12.2015

"Голосок" конкурсында катнашкан Мостафин Альнур, Ибатуллина Дилә, Сабирова Ләйләләргә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә шундый актив һәм сәләтле балалар булып үсегез.
-
Конкурс "Голосок" 09.12.2015

Кичә балалар районкүләм җыр конкурсы "Голосок"ка бардылар. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Һәрбер башкаручыга мәгариф бүлеге дипломнар тапшырды.
-
Татар халык киемнәре белән танышабыз. 07.12.2015

Халык сәнгате аша балаларда зәвыклы һәм матур итеп киенергә теләк тәрбияләү максатыннан, бакчабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Әңгәмәләр аша балаларда милли киемнәрне тану һәм аларга карата кызыксыну хисләре тәрбияләнә.
-
Курчак театрын яратабыз 04.12.2015

Балалар курчак театрын бик яраталар. Җәнлек киемнәрен әти-әниләре белән әзерләделәр. Айга бер тапкыр нинди дә булса әкиятне сәхнәләштерәләр. Бу мавыгу балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
-
Чыныгып үсәбез! 02.12.2015

Кечкенәдән чыныгып үскән бала гына зур үскәч тә сәламәт була. Шуның өчен һәр иртәдә балалар белән сәламәтләндерү күнегүләре үткәрелә. Бу аларга бик ошый.
-
Әдәп-әхлак тәрбиясе 30.11.2015

Бакчада әдәп-әхлак тәрбиясенә аеруча игътибар бирелә. Балалар дус-тату яшиләр. Бер-берсенә булган уңай мөнәсәбәтләре мөстәкыйль уеннарда чагыла.





