Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80
-
Рәхәт тә соң саф һавада! 26.02.2015

Балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бакчабызда һәрдаим чаралар, әңгәмәләр үткәрелеп килә. Бүген дә балалар белән табигать кочагына уйнарга чыктык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау балаларга бик тә ошый. Аларның урамнан кергәндә күңелләре күтәренке булу һәрберебезне куандыра.
-
23 февраль - әтиләр бәйрәме 19.02.2015

Бакчабызда бүген зур бәйрәм узды. Әтиләр һәм балалар катнашында ярышлар, уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Әтиләребез үзләренең яшь чакларын исләренә төшерделәр. Балаларыбыз әтиләренә багышлап матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Ахырдан Һәр бала әтиләренә үз көчләре белән әзерләнгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән барлык әтиләр һәм балалар канәгать калдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Тәрәзә төбендә витамин 13.02.2015

Балалар белән 13 январь көнне суган утырттык һәм күзәтүләр алып бара башладык. Ай дәвамында күзәтүләр алып бардык, суганның файдасы турында сөйләштек. Ак тамырлары барлыкка килде, кыяклары күренә башлады. 12 нче февральгә безнең суганнарыбызның озынлыгы 18 сантиметрга җитте.
-
2015 ел - Парклар һәм Скверлар елы 05.02.2015

Татарстанда Президент Указы нигезендә 2015ел -Парклар һәм Скерлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бакчабызда шул теманы яктырткан күчмә почмак оештырылды. Тәрбияче балаларга табигатьне ярату һәм аның матурлыгын саклау өчен үзебезнең көчтән килгән кадәр ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты. Балаларга әдәби әсәрләрдән табигатьнең матурлыгын яктырткан өзекләр укылды.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 30.01.2015

" Юл йөрү кагыдәләрен өйрәнүдә төрле алымнар куллану" темасы астында бакчабызда 27.01.15 -30.01.15 га кадәр тематик тикшерү үткәрелде. Әти-әниләрнең бу темага карата балаларына игътибарлыгын һәм таләпчәнлеген тагы да арттырырга кирәклеге искәртелде. Балаларга бу төр эшчәнлек бик ошады.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 20.01.2015

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балалар белән бик күп әңгәмәләр уздырылды. Бөек Җиңүгә багышланып ясалган почмак - балаларда һәм әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты. Бу почмак балаларда туган илне ярату, олыларга карата кадер-хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан эшләнде.
-
2015 ел - әдәбият һәм сәнгать елы 15.01.2015

2015 ел - әдәбият һәм сәнгать елы. Шул уңайдан бакчада әти-әниләр һәм балалар көче белән күргәзмә ясап куелды.Балаларны татар әдәбиятының бөек шәхесләре белән таныштырылды. Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә күбрәк басым ясалды.
-
Яңа ел теләкләре! 31.12.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, укытучылар коллективы, әти-әниләр һәм балалар!
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйм!
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
Иңнәрендә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар!
-
Республиканский семинар культурно-образовательный проект "Диалог культур"
30.12.2014
29 декабря 2014 года на базе ГАОУ СПО «Арский педагогический колледж им. Г. Тукая» при поддержке Министерства образования и науки РТ прошел Республиканский семинар культурно–образовательный проект «Диалог культур». На семинаре участвовали более 250 специалистов дошкольного, среднего, дополнительного, среднего специального и высшего профессионального образования. Обмениваясь мнениями в ходе обсуждения докладов участники единодушно отметили, что данные мероприятия дают возможность специалистам системы образования, поделиться результатами своих изысканий, а слушателям узнать много полезного.
-
Чыршы янында 29.12.2014

Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Күрәсезме чыршыны
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.





