Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80
-
Әниләр бездә кунакта. 27.11.2015

Бүген бакча балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар. Алар үзләре ясаган открыткаларны әниләренә бүләк иттеләр.Бэйрэм җыелыш формасын алды, тәрбияче "Гаиләдә әни кешенең роле" дигән темага лекция укыды. Үзен борчыган мәсьәләләргә тукталды. Алдан бирелгән анкеталарга анализ ясады. Әниләр белән гаилә тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар һәм биремнәр эшләделәр. Соңыннан бергәләп чәй эчтек. Чара бик җанлы һәм күңелле узды.
-
Стенгазета чыгарабыз. 26.11.2015

Бакча коллективы балалар белән берлектә ТРИЗ методы кулланып әниләр көненә багышланган "Минем әнием" дигән стенгазета чыгардылар.
-
Гаиләдә әни кешенең роле. 25.11.2015

Тәрбияче әти - әниләргә "Гаиләдә бала тәрбияләүдә әни кешенең роле" дигән темага анкета өләште. Анкеталарга ата - аналар җыелышында анализ ясалачак.
-
Әниләргә бүләккә. 23.11.2015

Балалар әниләр көне уңаеннан, әниләренә бүләк ясарга уйладылар. Иң матур төсләрне сайлап алар әиләренә булган иң җылы хисләрен белдерәләр.
-
Терроризм нәрсә ул? 20.11.2015

Тәрбияче балаларга "Терроризм нәрсә ул?" дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул стендта булган рәсемнәрне нәрсә аңлатканын, нәрсәдән сакланырга, куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатты. Балалар апаларын бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп тыңладылар.
-
Тәмле булсын йокыбыз 18.11.2015

Тәрбияче балаларга йоклар алдыннан әкият укый. Балаларга аудио кассеталардан тыңлаткан әкиятләр дә бик ошый. Алар бу мизгелне көн дә көтеп алалар.
-
Бүлмәләрне җылытабыз. 16.11.2015

-
Уңыш бәйрәме. 13.11.2015

Бүген бакчада уңыш бәйрәме үткәрелде. Чарага әти - әниләр чакырылды.
-
Көзге ярминкә. 09.11.2015

Әти - әниләр һәм балалар көзге уңыштан күргәзмә әзерләделәр.
-
Уенчыклар илендә. 05.11.2015

Балалар төзү материалы атрибутлары белән бик яратып уйныйлар. Уенны ахырына кадәр җиткерү уйланган уен проектын җиренә җиткереп төзү аларда ихтыяр көче һәм сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияли.





