Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Ата - аналар җыелышында. 05.02.2016

Җыелыш ахырында башлангыч сыйныфлар укытучысы Камалиева М.М. җыелышка йомгак ясады, үзенең фикерләрен белдерде. Әти - әниләргә балалар белән күбрәк русча сөйләшергә кирәклеген һәм башка киңәшләрен җиткерде.
-
Россия- зур дәүләт 04.02.2016

"Россия - зур дәүләт" проекты буенча шөгыльләрдә балалар белән төрле чаралар уздырыла. Бүгенге шөгыльдә курчак Маша ярдәмендә балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәре ныгытылды. Россия символикасы турында мәгълүмат бирелде. Шөгыль мавыктыргыч һәм эчтәлекле үтте.
-
Балалар милли сәнгать почмагында. 02.02.2016

Балаларда туган илне ярату, башка милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү һәм эстетик зәвыкълылык тәрбияләү максаты куелды.
-
Котлыйбыз. 01.02.2016

Бүген бакчабызда тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Мостафина Миләүшә Мухаррямовнага 55 яшь. Кадерле хезмәттәшебез! Сине 55 яшьлек юбилей көнең белән ихлас котлыйбыз. Гаилә бәхете, тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
-
Гөлләр үстерәбез. 29.01.2016

Балалар бүлмә гөлләрен бик яратып һәм теләп тәрбиялиләр. Бу беренчел хезмәт күнекмәләренә өйрәнү өчен зур этәреш булып тора.
-
"Хезмәт төбе -хәзинә" 28.01.2016

Бу атнада "Хезмәт төбе - хәзинә" проекты буенча эш алып барылды. Балалар белән әңгәмәләр, занятиеләр үткәрелде. Өстәл, дидактик, сюжетлы уеннар оештырылды. Балаларның эш кораллары турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан әвәләү занятиясе үткәрелде.
-
Яңа уен белән танышабыз. 27.01.2016

Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан бакчага яңа өстәл уеннары алынды. Тәрбияче уенны уйнау тәртибен аңлата, үзе уйнап күрсәтә. Балалар уенчыкларны яратып, саклап уйныйлар.
-
"Баланы уен аша тәрбияләү" 26.01.2016

Әти - әниләр белән "Баланы уен аша тәрбияләү" дигән темага анкетирование үткәрелде. Әти - әниләр шул темага үзара фикер алышалар.
-
Мәрхәмәтлелек нигезләре. 25.01.2016

Тәрбияче ата - аналар һәм балалар белән "Мәрхәмәтлелек нигезләре" дигән акция үткәрде. "Безнең яхшы эшләребез" дигән күчмә китап эшләнде . Шул китапта әти - әниләр һәм балаларның уй - фикерләре, эшләре тупланды
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 20.01.2016

Бакчабызда йөргән балалар сәламәт яшәү серләре белән һәрдаим танышып торалар. Шул максаттан һәркөн балалар белән төрле күнегүләр эшләнелә. Балаларыбыз хәрәкәтләнергә бик тә яраталар.





