Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Космонавтика көне. 12.04.2016

"Космос" проектын тормышка ашыру максатыннан 11 - 15 апрель көннәрендә балаларның космонавтика турындагы белемнәрен ныгыту өчен комплекслы эшләр планлаштырылды. Балаларның кояш системасы турындагы белемнәрен камилләштерү нияте белән күргәзмә материаллардан тыш мультимедийный материал киң кулланыла.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. 11.04.2016

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә. Балалар да бик кызыксынып һәм яратып уйныйлар. Шунлыктан шушы темага багышланган почмакны яңарттык.
-
Дидактик уеннар 08.04.2016

Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, алар белән төрле дидактик уеннар уйныйбыз. Балалар бу уеннарны уйнарга бик тә яраталар.
-
Зур ярдәмчеләребез! 07.04.2016

Өлкән төркем балалары тәрбиячеләрнең зур булышчылары. Алар кече төркем балалары белән төрле уеннар оештырырга ярдәм итәләр. Кече һәм өлкән төркем балаларының килешеп уйнаулары үзара дустанә мөнәсәбәт тудыруга ярдәм итә.
-
Яңа җиһазлар бигрәк уңайлы. 06.04.2016

Бакчабыз яңарды, бүлмәләребез иркенәйде, яңа җиһазлар кайтты. Безгә бигрәк тә өстәл, урындыклар ошый. Уңайлы урында туклану да рәхәт, ашлар да тәмле.
-
Тәрәзә төбендә чәчәк үсентеләре 05.04.2016

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, тәрәзә төбендә чәчәк үсентеләре үстерәбез. Балалар ул үсентеләрне үзләре тәрбияләп үстерәләр.
-
Тукай әкиятләре белән танышабыз. 04.04.2016

Г.Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан бакчабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Бүген балаларыбыз Г.Тукай иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар. "Шүрәле" әкиятен мультфильмнан карадылар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 01.04.2016

Тәрбияче балалар белән "Кошлар - безнең дусларыбыз!" дигән темага әңгәмә уздырды. Язын туган якларын сагынып кайткан кошлар белән таныштырды. Балаларның кошлар турындагы белемнәре ныгытылды.
-
Кадерле әниләребез, әбиләребез бәйрәме 04.03.2016

Бүген бакчабызда кадерле әниләребезгә, әбиләребезгә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Яраткан кешеләребезгә дип матур шигырьләр,җырлар, биюләр өйрәндек. Безнең чыгышларыбыз кадерлеләребезгә бик тә ошады. Ахырдан әни һәм әбиләребезне үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләребез белән сөендердек.
-
Орлыклар чәчәбез. 03.03.2016

Чәчәк орлыклары чәчәбез. Алдагы җәйдә дә бакчабыз шау чәчәктә булыр!





