муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
" Әкияттә кунакта" көне. 03.06.2019

Лагеребызда бүген " Әкияттә кунакта" көне. Көнебез бик тыгыз үтеп китте. Балалар белән бергәләшеп Югары Курса авылында урнашкан Габденнасыйр Курсави һәйкәленә сәяхәт кылдык.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 02.06.2019

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере ачылды 01.06.2019

1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Кояшкай" исемле мәктәп яны лагере эшли башлады. Укучылар группаларга бүленделәр, асфальтта үзләре теләгән рәсемнәрне ясадылар.
-
Спорт бәйрәме 30.05.2019

Балаларны сәламәт, көчле, акыллы итеп үстерү - һәр мәктәпнең бурычы. 1 нче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп стадионында спорт уеннары оештырылды. Ярышларда актив катнашып җиңгән укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
"Мәктәпнең иң көчле спортчысы" 29.05.2019

Уку елы төгәлләнде. Ел буена спорт ярышларында актив катнашкан, призлы урыннар яулаган укучыларның уңышларын санар вакыт җитте. Менә алар - мәктәпнең иң көчле спортчылары - 6 нчы класс укучысы Гатауллин Радик һәм 8 нче класс укучысы Бакирова Диләрә. Радик ел буена 25 грамота һәм медаль яуласа, Диләрәнеке -16. Афәрин, укучылар! Киләсе елда да сезгә уңышлар гына насыйп булсын!
-
Экскурсиядә 28.05.2019

Әйләнә-тирә белән танышу, андагы гүзәллекне, терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтү максатыннан бу көннәрдә мәктәбебез укучылары экскурсиягә чыктылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2019

Бүген мәктәбебездә 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге бәйрәмдә "Россельхозбанк" ның Арчадагы филиалы директоры Абзалова Э.Р., "Курса МТС" ы директоры Гыйләҗетдинов Р.Г., Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р., әти-әниләр катнашты. Алар чыгарылыш класс укучыларына тормышта үз юлларын табуларын һәм имтиханнарында уңышлар теләделәр. Хәерле юл сезгә, укучылар!
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар 24.05.2019

Саф һавада йөрү - балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Тәнәфес вакытларында, дәресләрдән соң да укучылар саф һавада еш булалар, төрле уеннар уйныйлар.
-
"Все краски мира" - асфальтта рәсем ясау конкурсы 23.05.2019
4 нче сыйныф укучылары Бикбаева Айзилә һәм Гайнуллина Зөләйха Арча укучылар йорты уздырган "Все краски мира" дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Гайнуллина Зөләйха "Тукай эзләре буйлап", Бикбаева Айзилә "Правила дорожного движения знай и соблюдай!" номинациясендә рәсемнәр ясадылар һәм Айзилә 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз! -
Балаларны яклау көне 21.05.2019
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.Тиздән булачак бәйрәм уңаеннан 1-3 сыйныфларда класс сәгате уздырылды. Дәрес ахырында укучылар үзләренең хисләрен,теләкләрен рәсем итеп ясадылар.









