муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Бәйрәм белән! 23.02.2019
Кадерле ир-егетләр! Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бүгенге матур бәйрәмегез мөбарәк булсын!!! -
"Әти һәм мин" - күңелле очрашу. 22.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1-3 нче класс укучылары әтиләрен чакырып, аларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр, кулдан эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Соңыннан спортзалда әтиләр белән берлектә күңелле уеннар оештырылды. Әлеге ярыш бик күтәренке рухта барды. Бәйрәмгә килүче һәрбер әти ярышта теләп катнашты. Әлеге күңелле кичәне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
21 нче февраль - Туган тел көне 21.02.2019

21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Туган телем" исемле кичә үтте. Ул күмәк рәвештә "Туган тел" җырын җырлау белән төгәлләнде.
-
"Ягез әле, малайлар!" бәйгесе 21.02.2019
1918 елның 23 февралендә Кызыл армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн- Кызыл Армия көне , Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелде. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне дип атала.Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышлап , 1-5 нче сыйныф малайлары арасында “ Ягез әле, малайлар!” бәйгесе үткәрдек.Безнең малайлар да булачак солдатлар бит. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тырышып укуларын, батыр, көчле, чын-ир егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп , илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.Бәйрәм белән, укучы һәм укытучы ир-егетләребез! -
"Тылсымлы пластилин" 20.02.2019

Хезмәт һәм сәнгать атналыгы кысаларында 1-8 сыйныф укучылары арасында “Күңелле бизәлеш” һәм “Тылсымлы пластилин” конкурслары үткәрелде. Укучыларның эшләре бәяләнде. Укучылар конкурсларда бик теләп катнаштылар.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 20.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар рәсем дәресләрендә әлеге темага рәсемнәр ясадылар. аларның эшләреннән күргәзмәләр дә оештырылды.
-
“Туган якка солдат сәламе” 19.02.2019

Россия армиясе – дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең Курса җирлегеннән да 4 егетебез бар: Гатауллин Альмир, Габделбәров Альмир, Яруллин Илназ, Сәмигуллин Илмир. Алар бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтиләр. Тиздән бәйрәм- 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әниләре белән “Туган якка солдат сәламе” исеме астында очрашу кичәсе узды.
-
"Онытмадык...Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында!" 18.02.2019

Бүген 8 нче класста "Онытмадык...Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында!" дигән темага класс сәгате үтте. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Әсхәдулла абыйның улы Рафаэль абый укучылар белән очрашуда әтисенең сугышчан юлы турында сөйләде, укучыларга киңәшләрен бирде.
-
Котлыйбыз!!! 18.02.2019

16 нчы февраль көнне Арча стадионында Ф.Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы үтте. Әлеге ярышта Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан, Киров өлкәсеннән килгән чаңгычылар көч сынашты. Мәктәбебез командасы әлеге ярышта 2 нче урынны яулады. (Тренер - Мингазов М.В.) Ярышта катнашучы барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Викторина "Своя игра" 16.02.2019










