муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Бакча эшләренә әзерлек 04.04.2019

Кыш ничек кенә карышса да, яз үзенекен итә. Тагын бераз гына вакыт узар һәм кешеләр басу- кырларда, бакчаларда язгы эшләргә тотыныр. “Язның бер көне ел туйдыра” - ди халык мәкале. Шул мәкальне истә тотып, мәктәптә җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчә, петуния, сальвия чәчәкләре матур гына тишелде, тәрәзә төпләренә яшел үсентеләр урнаштырылды.
-
Юлларда сак булыйк! 04.04.2019

Юл йөрү кагыйдәләрен искәртү - сыйныф житәкчесенең көндәлек бурычы. Ә яктырткычлар укучыларны хәвеф-хәтәрләрдән саклауда бик кирәкле элемент. Шул уңайдан укучыларның язгы киемнәрендәге яктырткычларны барладык. Укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре бу мәсьәләгә бик жаваплы карады.
-
"Иң оста уенчы" 04.04.2019

21-24 нче март көннәрендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары үтте. Район командасы составында мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Зәйнетдинов Илмир да әлеге киеренке ярышта оста уйнады һәм команда 2 нче урынны яулады. Илмирны әлеге зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Волейбол ярышында 03.04.2019

"Арча" спорткомплексында район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышында безнең мәктәп командасы бу юлы да сынатмады, 3 нче урынны яулады. Укучыларга алдагы ярышларда тагын да зуррак җиңүләр телибез.
-
Котлыйбыз!!! 02.04.2019

Каникул көннәрендә укучылар чаңгы сезоны ябылу ярышларында катнаштылар. Иртәнге линейкада җиңүче укучылар бүләкләнде. Афәрин, укучылар!
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2019
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. -
Шашка ярышлары 29.03.2019

25 нче март көнне Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә 2 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Шәхси беренчелектә Шагниев Р. 3 нче, Яруллин Р. 4 нче урыннарны яулады. Ә мәктәп командасы 1 нче урында. Тренер – Лотфуллин М.Л. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Арча ягы-данлы Тукай ягы" 28.03.2019

26 март көнне Арча сәнгать мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 елга багышланган "Арча ягы-данлы Тукай ягы" дип исемләнгән XIV республика конкурс-фестивале булды. Бу конкурста безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады: Гайнуллина Зилә - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Валиуллина В.В.), Мингазов Самат-1 дәрәжә лауреат, Мингазов Ильяс-2 дәрәжә лауреат (укытучылары Гайнуллин Б.М.).Котлыйбыз!
-
Шигырь укучылар конкурсы 26.03.2019

26 нчы март көнне Арчаның 3 нче мәктәбе базасында башлангыч класс укучыларының "Разукрасим мир стихами" дигән темага шигырь конкурсы узды. Безнең мәктәптән Бикбаев Ильяс (1 кл.), Мингазов Ильяс (3 кл.), Гайнуллина Зөләйха (4 кл.) уңышлы чыгыш ясадылар. Аларны котлыйбыз!!!
-
Чаңгы ярышы 25.03.2019

Арчада чаңгы сезоны уңаеннан уздырылган чаңгы ярышында мәктәп командасы актив катнашты һәм призлы 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә призлы урыннар күп. Алар - Бакирова Инзилә (3 кл.) - 1 урын, Гыйләҗев Азат (5 кл.) - 2 урын, Гатауллин Радик (6 кл.)-3 урын, Бакирова Диләрә(8 кл.) - 3 урын, Яруллин Дәниф (8 кл.) -3 урын. Тренер - Мингазов М.В. Афәрин, укучылар!









