Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2020

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!! -
Имтиханнарга әзерләнү 30.12.2020

Кышкы каникуллар вакытында мәктәбебездә, төп дәүләт имтиханнарына әзерлек оештырылды. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен, укучыларның үзлегеннән әзерләнүе төп факторларының берсе, әмма педагоглар белән әзерлек эше нәтиҗәгә уңай йогынты ясый. Шунысы куанычлы: имтиханнарны уңышлы тапшыруга әзерлек процессы планлы рәвештә бара, бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәне буенча консультация үткәрелде
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында шахмат-шашка ярышы 29.12.2020

Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында, Сеҗе төп мәктәбендә, шахмат-шашка буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәбебез данын яклаган хезмәттәшләребез Хисматуллин И.И., Шәймәрдәнова А.Р., Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. һәм Набиуллин Р.Р. ка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Чыршы бәйрәмендә 28.12.2020

Бүген Арча район башлыгының Чыршы бәйрәме иң актив укучыларны үзенә җыйды. Мәктәбебезнең уку адынгылары, җәмәгать эшләре активистлары: Шәфыйкова Г.Х. һәм Мәҗитова Г. Д. бәйрәмдә катнашу хокукына ия булдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан котлау һәм чыршы бәйрәменә чакыру хаты алу укучыларыбыз өчен зур сөенеч булды. Әлбәттә инде, һәр балага Кыш бабай бүләкләре дә бар иде. Кышкы каникулның беренче көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хэтергә уелып калыр.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды 25.12.2020

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме башланды. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Яңа елны көтәбез 24.12.2020

Күрегез бу чыршыны
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур биек.
Тора түшәмгә тиеп.
-
Туризм ярышлары 23.12.2020

Бүген Укучылар сараенда туризм буенча ярышлар булып узды. Ярышта Арча районы белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты. Ярыш яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүленеп үткәрелде. Анда командалар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 22.12.2020

Бүгенге көндә мәктәбебездә Яңа елга әзерлек дәвам итә. Укучыларыбыз Яңа елга багышлап бик матур рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Һәрбер кул эшләнмәсе үзенчәлекле, үзенә җәлеп итеп тора. Алга таба да укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез.
-
Җыелышлар дәвам итә.. 21.12.2020

Мәктәбебездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары дәвам итә. 6 нчы сыйныфта җыелыш барлык кагыйдәләргә туры килеп үткәрелде. Укучыларның фәннәр буенча өлгерешләре һәм тәртипләре каралды. Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникул вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе 18.12.2020

18 декабрьдә Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе башланып китте. Безнең мәктәп тә бик теләп катнашты. Әлеге акция онлайн-флешмоб форматында, тәрәзәләрне рәсемнәр, төрле язулар, мишуралар белән бизәү рәвешендә үткәрелә. Максаты: гаиләнең яңа ел традицияләрен саклап калу һәм трансляцияләү, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.











