Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Табышмаклар" кичәсе
26.01.2021
Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Укучылар атналыкны үткәрү планы белән таныштылар. Бүген "Табышмаклар" кичәсе үткәрелде, укучылар " Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп, үзләренең көчләрен сынаштылар. "Тапкырлар" командасы җиңүче булды.
-
"Тукай геройлары минем янәшәдә"
25.01.2021
Мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан план нигезендә төрледән-төрле чаралар уздырыла. 5 нче сыйныф укучысы Камалова Диләрә "Тукай геройлары минем янәшәдә" проектында катнаша.
-
"Туган телем - иркә гөлем" күргәзмәсе
22.01.2021
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
-
"Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән"
21.01.2021
Бүген Халыкара туган тел көненә багышланган айлык башланды һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 5 сыйныфта "Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән" дип исемләнгән тәрбия дәресе узды. Укучыларга белемнең яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур булуы аңлатылды.
-
"Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте" вәкилләре белән очрашу
20.01.2021
Бүген мәктәбебез укучылары "Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте" вәкилләре белән очраштылар. Алар әлеге уку йортында һөнәри әзерлек юнәлешләре турында сөйләделәр.
-
Хезмәтебезне бәяләп...
19.01.2021
Мәктәбебез "Яңа ел калейдоскобы" кар сыннары район конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
-
“Татар милли ашлары" дигән күргәзмә 18.01.2021

Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул унайдан Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең залында “Татар милли ашлары” дигән күргәзмә төзелде. Бу күргәзмәдә татар халык ашларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә милли ашларның рецептлары да урнаштырылган.
-
Шахмат-шашка ул - зирәкләр уены 15.01.2021

Мәктәбебездә физик тәрбия һәм ТИН укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә шахмат-шашка түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Элеге уен балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Шахмат-шашка уены уйнап, алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр, шахмат һәм шашка уйнауның төрле алымнарын өйрәнәләр һәм ярышларда актив катнашалар. Остазларына һәм укучыларына зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Тимераякта шуу - бер ләззәт! 14.01.2021

Елның әкияти һәм матур вакыты-кыш. Ул дөньяга салкынннар , кар бураннары һәм кар көртләре алып килә. Әмма, шул ук вакытта, ул кышкы көнне күңелле үткәрү мөмкинлеге дә бирә. Тимераякта шуу хәрәкәт активлыгының уникаль төренә керә, ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел-тимераякта шуарга өйрәнү һәм соңыннан даими рәвештә шугалакка йөрү дә җитә.
-
13 нче гыйнвар - Россия матбугаты көне 13.01.2021

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән. Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.











