Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Зур тарих" проекты 03.12.2020

Хәтер һәм дан елы уңаеннан бүген мәктәбебездә “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” халыкара акциясе узды. Киң күләмле чара 2020 елның 3 декабре - Россиядә Билгесез солдат көне. Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының “Зур тарих” проекты кысаларында оештырылды. Катнашучыларга хәрби хәрәкәтләрнең, тылдагы һәм оккупациядәге тормышның, Европаны азат итүнең мөһим вакыйгаларын колачлаган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы белән әзерләнгән. Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне укучылар, һәм укытучылар җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә эшли башлады. Мәйданчыкта тикшерелеп катнашучыларга сертификатлар таратылды.
-
Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес 02.12.2020

Бүген әдәбият галиме, талантлы язучы М.Мәһдиевне искә алып, музей мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 8-9 нчы класс укучылары белән очрашты. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Мәһдиевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерде, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга омтылыш тәрбияләде. Гөберчәк авылы китапханәчесе Гөлфирә Зөфәр кызы 5-6 нчы класс укучыларына якташыбыз М.Мәһдиев турында биобиблиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. М. Мәһдиев, язучы буларак, үзенең әсәрләре белән халык күңелен яулады. М. Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2020

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, укучылар белән "СПИД - ул гасыр афәте" дип исемләнгән тематик әңгәмәләр узды.
-
"Эколята - табигатьнең яшь саклаучылары 30.11.2020

"Эколята - табигатьнең яшь саклаучылары" Бөтенроссия олимпиадасында безнең укучыларыбыз актив катнаштылар. Катнашучы укучыларыбыз сертификатларга ия булдылар. Алдагы конкурсларда да укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
"Интернет челтәрендә саклык чаралары" 27.11.2020

Буген класс җитәкчеләре "Интернет челтәрендә саклык чаралары" дигән темага класс сәгатьләре үткәрделәр. Класс сәгатьләрендә Интернет челтәрендәге куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар, этикет кагыйдәләрен аңлаттылар. Бу чаралар презентацияләр белән үрелеп барды. Укучылар Интернет челтәрендә бик сак булырга кирәклеген һәм үзеңне әдәпле тотарга кирәк икәнлеген аңладылар.
-
29 ноябрь - Әниләр көне 27.11.2020

"Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным...". Озакламый, төгәлрәк әйтсәк, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез. Бердәнбер, газиз һәм кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез! Шушы матур бәйрәм уңаеннан укучыларыбыз әниләренә "Оста куллар" түгәрәгендә һәм хезмәт дәресләрендә матур-матур кул эшләнмәләре, открыткалар ясадылар. Якынлашып килүче бәйрәм белән балрлык әниләрне котлыйбыз!
-
Всероссийская олимпиада 26.11.2020

Сегодня прошла Всероссийская олимпиада "Эколята- молодые защитники природы". Цель Олимпиады - повышение экологической грамотности школьников, выявление учащихся, проявляющих устойчивый интерес к естественным наукам, природоохранной и эколого-просветительной деятельности. Ученики нашей школы приняли активное участие в олимпиаде.Желаем всем успехов!
-
Сак бул - юка боз! 25.11.2020

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, балалар тимераякта шуарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла. Тимераякта шуу ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк. Шул максаттан мәктәбебездә класс сәгатьләре үткәрелде.
-
“Сәламәт әни – сәламәт бала!” акциясе 24.11.2020

24 ноябрь көнне мәктәбебездә “Сәламәт әни – сәламәт бала!” акциясе булып үтте. Ул “Мөстәкыйль балалар” республика проекты кысаларында уза. Әлеге акциянең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
"Александр Невский мирасы" Бөтенрәсәй ачык дәресе 24.11.2020

Бүген тарих фәненнән Александр Невскийга багышланган дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге шәхес, аның балачагы һәм хәрби батырлыкка ничек әзерләнгәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Россиядә Александр Невский исемендәге орден белән Ватан алдындагы шәхси казанышлары өчен дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнә.











