Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Экологик диктант 12.01.2021

Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда, чараларда актив катнашалар. II нче Бөтенроссия экологик диктантында катнашып, Мәҗитова Г.Д., Хәбирова Ә. И., Гобәева А.А., Шәмсемөхәмәтова И. И. җиңүче дипломына ия булдылар. Укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
III чирек башланды 11.01.2021

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
М.Мәһдиев музеена сәяхәт 09.01.2021

Буген 6-нчы сыйныф укучылары класс җитәкчесе Сәгыйдуллина Ч.Р. белән Гөберчәк авылында урнашкан М.Мәһдиев музеена экскурсиягә бардылар. Музей мөдире Габидуллина Х.К. укучыларны М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды. Укучылар "Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә - син! Син тузмыйсың, байыйсың гына" (М.Мәһдиев) дип исемләнгән стенд янында тукталдылар. Бу стенд буенча музей мөдире Гөберчәк авылы тарихы, авыл тарихында якты эз калдырган кешеләр турында сөйләде.
-
Чаңгыда шуу файдалы. 08.01.2021

Каникулның һәр көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Бүген укучыларыбыз саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар,табигатьнең матурлыгына сокланып йөрделәр. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да!
-
Галиәсгар Камалның туган көне 07.01.2021

Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбар улы Камалетдминов (1879 елның 6 нчы гыйнвары - 1933 нче елның 16 июне) - татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә "Татар халык драматургы-әдибе" исеме бирелә һәм ул - "татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе" дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Г. Камал – татар драматургиясендә комедия жанрына нигез салган язучы. «Беренче театр» (1908), «Банкрот» (1911), «Бүләк өчен» (1909), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911) үз чорының актуаль проблемаларын күтәргән, кызыклы сәхнә әсәрләре. 2008 нче елның 28 нче ноябереннән мәктәбебез аның исемен йөртә. Камал оныклары булуыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Г. Камал артислары белән һәрдаим аралашып торып рухи мирасыбызны баетабыз.
-
Каникул дәвам итә... 06.01.2021

Каникулның һәр көне сизелмичә үтеп бара. Безнең мәктәп укучылары ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Чана-чаңгы шуалар, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачалар.
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Әйдәгез шугалакка! 05.01.2021

Ямьле кышны олысы-кечесе көтеп ала. Кечкенәдән чана-чаңгы, тимераякта шуарга яратучыларның ел әйләнәсе кыш булуын теләве аңлашыла. Өлкәннәр һәм балаларның иң яраткан күңел ачу чараларының берсе — саф һавада шугалакта шуу. Шоп-шома боз өстендә сәгатьләр буена тимераякта йөрергә, пируэтлар ясарга, куышлы уйнарга мөмкин.
Одним из любимых зимних развлечений и для взрослых, и для детей является каток, где можно часами оттачивать свои навыки балансировать на коньках, выписывать пируэты и играть в догонялки.
-
Тимераякта шуу-бер ләззәт! 04.01.2021

Елның әкияти һәм матур вакыты - кыш. Ул дөньяга салкынннар, кар бураннары һәм кар көртләре алып килә. Әмма, шул ук вакытта, ул кышкы көнне күңелле үткәрү мөмкинлеге дә бирә. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 9 нчы класс укучылары, шугалакта шуып, кышкы каникулны күңелле уздыралар. Чөнки тимераякта шуу хәрәкәт активлыгының уникаль төренә керә, ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел - тимераякта шуарга өйрәнү һәм соңыннан даими рәвештә шугалакка йөрү дә җитә. Тимераякта шууның файдасы бик зур: мускуллар системасы, сулыш системасы, терәк-хәрәкәт аппараты ныгый, саф һавада шөгыльләнү организмны да чыныктыра.
-
Саф һавада - хәрәкәтле уенар. 03.01.2021

Каникулның һәр көне сизелми үтеп бара. Безнең мәктәп укучылары ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Башлангыч сыйныф укучылары саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Саф һавада хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә.
-
Чанада шуу бәйрәме 02.01.2021

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Шушы көннәрдә Гөберчәк авылында башлангыч класс укытучылары һәм укучылары тарафыннан "Чана шуу" бәйрәме оештырылды. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачты. Һәркем: олысы - кечесе, чыр – чу килеп таудан чана шуды. Кар яуган саен көрәлгән кардан биек тау хасил булды











