Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы белән танышу 14.03.2019

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре 9 класс укучыларын уку йорты белән таныштырды. Укучыларны Ачык ишекләр көненә чакырып калдылар. Укучыларда бик нык кызыксыну уянды.
-
Татарча кинофильмнар карау 14.03.2019

12-14 март көннәрне 5-8 класс укучыларына, татар теле атналыгы уңаеннан "Хикмәтләр дөньясы" дигән татарча кинофильмнар карау оештырылды. Кинофильмнар тормыштан алынган һәм бик мәгънави иде.
-
Районда "Зарница" уеннарында 14.03.2019

Бүген безнең мәктәп командасы районда "Зарница" уеннарында 2 нче призлы урынга лаек булды. Молодцы егетләр һәм кызлар!
-
Мәктәп музеенда ачык ишекләр көне 13.03.2019

Татар теле һәм тарих атналыгы уңаеннан мәктәп музееда ачык ишеклэр көне үтте.
-
Татарча диктант 12.03.2019

12 март көнне татар теле һәм тарих атналыгы уңаеннан мәктәпкүләм Татарча диктант үткәрелде.
-
Тарих белгечләре 12.03.2019

Атналык кысаларында 5 нче сыйныфларда “Тарих белгечләре” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.Бишенчеләр үзләрен чын тарихчылар итеп күрсәтте. викторина сорауларына җаваплар таптылар, тарихи документларны реставрацияләделәр, илләр буенча сәяхәт иттеләр. Чара укучыларда һәм укытучыларда матур тәэсирләр калдырды.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 11.03.2019

11 нче март көнне мәктәбебездә татар теле һәм тарих атналыгы башланды. Укучыларны атна дәвамында кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтәчәк.
-
Язгы аҗаган 07.03.2019

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкны йомгаклап "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде. Уенда Хәрби стройда җырлар атлау, противогаз кию, ату, яралыны алып чыгу, автомат сүтеп җыю һ.б. ярышлар оештырылды. Стройда атлау конкурсында барлык класслар да ныклы әзерлек һәм хәрби киемнәр белән катнашты. Җиңүче командаларга күчмә кубок тапшырылды. Афәрин егетләр һәм кызлар, Ватаныбызның булачак сакчылары!
-
"Тәмле көрәш" 06.03.2019

8 март-кызларыбызны бәйрәм белән котлап, 9-11 класс укучылары арасында "Тәмле көрәш" уены үткәрелде. Һәр класстан 1 кыз һәм 1 егет үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәтеп, тәмледән-тәмле, матур итеп бизәлгән салатлар ясады. Афәрин, егетләр һәм кызлар, сез-супеер!!!
-
ФОРПОСТ ярышларында 04.03.2019

Безнен Шушмабаш мэктэп командасы ФОРПОСТ ярышларында Арчада 2нче урынга лаек булды. Афэрин.
















