Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
7 классларда проект эше яклау. 10.05.2019

7 класста "Кошлар" темасына 7 проект якладылар.
-
Награждение нашей победительницы 09.05.2019

9 мая ученица 7 класса Шушмабашской СОШ Фаттахова Айгуль награждена дипломом победителя районного фестиваля-конкурса самодеятельного творчества “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә”- “Неугасима память поколений”, посвященного 74 годовщине Победы в Великой Отечественной войне.
-
Өмәләр дәвам итә 08.05.2019

Язгы экологик икеайлык кысаларында һәм укучыларга экологик тәрбия , табигатьне саклау, ярату күнекмәләре формалаштыру максатыннан мәктәбебездә өмә үткәрелде.Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр бердәм рәвештә мәктәп яны тәҗрибә участогында, спорт мәйданчыгында чистарту, җыештыру эшчәнлеге белән шөгыльләндек. Мәктәп яны территориясе бакчалар, тирә -юнебез матураеп, тагын да яшеллеккә күмелде.
-
Җиңү көненә багышланган районкүләм шигырь бәйгесендә 08.05.2019

Арчаның 6 мәктәбендә “ Җиңү көне якынлаша” исемендәге районкүләм шигырь бәйгесе үтте. Бәйгедә безнең мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Фаттахова Айгөл I урын, 8 сыйныф укучысы Худойдодова Манижа III урын алдылар.
-
Данлы Җиңу бәйрәме белән!!! 07.05.2019

Бүген 7 май көнне Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелде. Һәйкәл янына веноклар салынды, тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладык. Укучылар тарафыннан оештырылган концерт программасы тәкъдим ителде.2019 ел-Россиядә театр елы уңаеннан өстәмә белем бирү педагогы Вильданова Г.Ш. укучылары спектакльләрдән өзекләр, театральләштерелгән күренешләр белән тамашачыларны сөендерде. Бәйрәм белән!
-
Җиңү көне-Халык тантанасы 07.05.2019

Җиңү көне-Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Шекә башлангыч мәктәбендә Җинү көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. -
"Безопасное колесо-2019" конкурсы 30.04.2019

Бъген Шушмабаш урта мәктәбенең ЮИД командасы "Безопасное колесо-2019" конкурсында уңышлы чыгыш ясап 5 урынны алып кайттылар. 2 малай, 2 кыздан торган команда "Автогородок", "Фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме", "ПДД" станцияләрендә көч сынашты. Тренерлары Рәҗәп Гыйльмановичка һәм командага зур тырышлыклары өчен зур рәхмәт!
-
VII Халыкара олимпиада 30.04.2019

22-25 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән VII Халыкара олимпиада үтте.Быелгы олимпиадада Россиянең төрле төбәкләреннән ,Төркия, Финляндия, Кыргызстан, Дубай, Бөекбритания, Австралия кебек илләрдән 500 ләп укучы, студент катнашты.Шушмабаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Һадиева Рамилә,9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Алинә дә (укытучылары Сабитова Тәслимә Әфләтун кызы) әлеге бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар. Татар теленнән районда 1 нче урын,республикада призлы урыннар яулап,укучыларыбыз Халыкара олимпиадада катнаштылар. Анда татар теле, әдәбият, Татарстан тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр,”Дөнья киңлегендә Татарстан”темасына проект эшләре яклап, Дипломнарга лаек булдылар.Олимпиада программасына күңел ачу чаралары,Казанның истәлекле урыннарында булу кертелгән иде.Укучыларыбыз бик күп дуслар табып, чит төбәктә яшәүче татарлар белән аралашып,ял да итеп кайттылар.
-
"Чишмә" операциясе 29.04.2019

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе коллективы изге гамәл башкарды : укытучылар, техник хезмәткәрләр чишмә чистарту операциясе оештырдылар. Биләнгәр чишмәсен чүп-чардан арындырып, тирә -юнен тырмалап, су юлын ачып җибәргәч , чишмәбезгә икенче сулыш өрелгәндәй булды. Чишмә юлчыларны үзенең шифалы , саф суы белән сыйлады. Чишмә суы кебек саф, гадел, киң күңелле, эчкерсез булыгыз, хөрмәтле коллегаларым!!! .
-
Агач утырту көне 27.04.2019

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Агач утырту көне " үткәрелде. Укучылар агач үсентеләре утырттылар, утыртылган агач төпләрен тәрбияләп, табигатькә бик файдалы гамәл кылдылар.
















